Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Бозылган ашамлыклар сатучыларга җәза кырыслатылачак


Кулланучылар хокукларын күзәтүче Роспотребнадзор оешмасы сәламәтлеккә зыян сала алган ашамлыкларны ясаган, саклаган һәм саткан ширкәтләргә катырак җәзалар бирү тәкъдиме белән чыкты.

Идарә административ тәртипне бозу кодексына үзгәрешләр әзерләгән.

Рестораннар, барлар һәм кафеларга санитар нормаларны бозу, тикшерүләрдән баш тарту өчен акчалата җәзаны берничә мәртәбә арттыру каралган.

2012 елдан бирле җәмәгатьчелек өчен туклану урыннарында бик күп тәртип бозу очраклары теркәлгән. Штрафлар кечкенә булуы сәбәпле ширкәтләр аларны түләп тикшерүдән котыла.

Яңа ел алдыннан да агулану очраклары күп булды. Якутиядә Яңа ел бәйрәмендә 72 кеше агуланды, Сургутта эчәк инфекциясе белән бер төзелеш ширкәтенең 63 хезмәткәре хастаханәгә салынды. Табиблар бу ике очракта да ашаган ризыклары бозылган булырга мөмкин, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG