Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Сигез ел комада ятканнан соң Израилнең иң каршылыклы сәясәтчеләренең берсе Ариэль Шарон 85 яшендә вафат булды.

Үз илендә Шарон популяр булды. Гарәп дөньясы, бигрәк тә фәләстиннәр аңа ләгънәт укыды. Израил халкы өчен ул тарихка сугышта катнашкан, соңыннан тыныч юллар белән Израил иминлеген яклаган һәм солых булдырырга теләгән сәясәтче буларак кереп кала.

Фәләстиннәр өчен Шарон "ит кисүче" булды. Бу исемне ул Лүбнәндәге Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында 1982 елда күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды. Фәләстиннәрдән булган һөҗүмнәрдән сакланыр өчен Көнбатыш Ярны уратып алган дивар төзегәндә фәләстиннәрнең йортларын җимерергә кушканы өчен аны "бульдозер" дип атадылар.

2001 елда ул сайлауда Әһүд Баракны җиңеп премьер-министр булды. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да булды.

1928 елда чыгышлары белән Беларустан булган яһүдәр гаиләсендә туган Шарон яхшы хәрби карьера да ясады. Ул Израил мәнфәгатьләренә хезмәт иткән иң мәшһүр генералларының берсе иде.

Сәясәт белгече Бернард Суссер аны "кызыл утка да туктамаган" хәрби дип бәяләде. Шарон саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшереп Лүбнән сугышында үз тактикасын алып барды. Израил өчен ул сугыш уңышлы тәмамланды. Фәләстинне азат итү оешмасына Израилгә һөҗүмнәрне Лүбнәннән оештыру юлы ябылды.

Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында йөзләгән фәләстиннең Шарон кушуы белән атып үтерелүе ачыклангач Израил трибуналы аның саклану министры урыныннан китүен таләп итте.

2002 елда күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнары Бельгиядә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.

2000 елның сентябрендә Шаронның Иерусалимда яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.

Хөкүмәт башлыгы булуның соңгы елында гына Шарон карьерасының чыннан да тарихка кереп калачак бер карарын кабул итте. 2005 елда ул Көнбатыш Яр һәм Газзә сызыгындагы хәрби контрольне бетерергә, аннан яһүдләрне чыгарарга дигән карар кабул итте. Шаронның бу адымы аның Ликуд партиясендә зур каршылыклар тудырды. Шарон фиркадән чыкты, үзенең Кадима партиясен төзеде.

Шаронның бу адымына төрле бәя бирелде.

"Беркем дә төгәл генә әйтә алмый. 75 яшендәге Шарон – дөнья һәм Якын Көнчыгыш тарихына бу адымы белән кереп калырга телгәндер, бәлки. Инде гомере күп калмаганын сизгәндер. Дәүләтнең чикләре булуын, хөкүмәттә үзгәрешләр теләгәндер, парламент системы урынына президент системы булган илдә яшәргә, халык бу үзгәрешләрнең аның тырышлыгы аркасында башлануын искә алуын теләгәндер", диде белгеч.

Шул карарыннан соң берничә атна да узмый, Шаронның башына кан савып ул комага керә. Газзә сызыгында сайлауда фәләстиннәрнең Хәмәс төркеме җиңә. Бер елдан Хәмәс фәләстин җирләрен үз контроленә ала. Көндәш Фатах төркеме аларга каршы тора алмый. 2008 елда Израил үзенә каршы ракета һөҗүмнәренә җавап итеп фәләстин җирләрен кире яулап ала.

Шарон интервьюларның берсендә "Мин бер генә әйбергә ирешергә телим – ул да булса солых", дигән иде.

Ариэль Шарон комада вакытта Якын Көнчыгыш инде инкыйлабларны да, Сүриядәге канлы сугышны да күрде. Израил белән фәләстин арасында солых кына әле дә бик ышанычсыз булып кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG