Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Хокук яклаучылар мәхкәмә һәм җинаять үтәтү системасында реформалар өчен көрәшәчәк


Людмила Алексеева

Людмила Алексеева

2014 елда мәхкәмә һәм җинаять үтәтү системасында реформалар үткәртүгә ирешү Русия хокук яклаучыларының төп максаты булачак. Бу хакта Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева белдерде.

Аның сүзләренчә, бу өлкәдә яхшы якка үзгәрешләр илгә тынычлык һәм тотрыклылык алып киләчәк һәм шулай ук икътисади хәл дә яхшырачак.

“Сайлауларда алдашуларга каршы көрәшү – тагын бер максатыбыз. Ул кимеде, әмма бетмәде”, Алексеева.

Русия төрмәләрендә ябылганнарны газаплаулар әледән-әле халыкка чыгып тора. Татарстанда чиркәүләр яндыруда гаепләнеп ябылганнарны газаплаулар җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Алар янына Татарстандагы хокук яклаучыларны кертмәү кеше хокукларын бозу буларак бәяләнде.

XS
SM
MD
LG