Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Ходорковский Русиядәге сәяси тоткыннар хокуклары өчен көрәшмәкче


“ЮКОС”ның элекке башлыгы Михаил Ходорковский Русиядәге сәяси тоткыннарның хокуклары өчен көрәшергә теләге барлыгы турында тагын бер тапкыр әйтте. Ул бу хакта Швейцариянең радиотапшырулар һәм телевидение җәмгыятенә белдерде. Шул ук вакытта Ходорковский бу ниятләре сәясәт белән бәйле булмавын да искәртте.

Ходорковский Германиядән Швейцариягә килде. Ул әлеге сәфәрен улларының әлеге илдә укуы белән аңлатты. Әлегә Ходорковскийның кайда төпләнәчәге билгеле түгел, хәзергә аңа өч айлык Шенген визасы биргәннәр.

XS
SM
MD
LG