Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс Аэро" Казаннан чит илләргә очышларны яңартырга омтыла


"Ак Барс Аэро"ның CRJ-200 очкычы
"Ак Барс Аэро"ның CRJ-200 очкычы

"Ак Барс Аэро" яңа елга кадәр "Татарстан" һава ширкәте очкан чит илләрдәге шәһәрләргә очышларны яңартырга омтыла. "Ак Барс Аэро" җитәкчесе Петр Турбаев очышларга рөхсәт билгеләнгән вакытка караганда иртәрәк тә алынырга мөмкин дип белдерә.

Гыйнвар башында чит илләрдәге берничә шәһәргә: Истанбул, Ташкент, Прага һәм Дүшәнбегә Татарстан ягыннан даими очышлар туктала. 31 декабрь көнне лицензиясе алынып, очарга рөхсәт ителмәгәнгә "Татарстан" һава ширкәте рейсларына билет алган юлчыларны әлегә "Ак Барс Аэро"ның чартер очкычлары ташый. Истанбулга 10 гыйнварда, Ташкентка 9 гыйнварда, Прагага 11 гыйнварда Казаннан соңгы очкыч барып кайтачак. 3 гыйнвардан Дүшәнбегә очышлар тукталды инде.

Элек "Татарстан" оештырган халыкара рейсларның бары тик берсе генә – Казан-Баку-Казан гына сакланып калды һәм "Ак Барс Аэро"га күчте. Әлеге ширкәт җитәкчесе Петр Турбаев Росавиациянең Бакуга очарга рөхсәт бирүен белдерде. "Ак Барс Аэро" чит илләрдәге калган дүрт шәһәргә дә очышларны яңартырга тели.

"Без Истанбул, Ташкент, Прага һәм Дүшәнбегә очышларны яңарту теләге белән Росавиациягә гариза яздык. Үтенечебезне тиз канәгатьләндерерләр дип өметләнәбез. Гадәттә үтенечләр иң кимендә өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә хәл ителә. Бу мәсьәлә ике тапкыр тизрәк каралыр дип уйлыйбыз", ди Турбаев.

Петр Турбаев
Петр Турбаев
17 ноябрь көнне Казанда "Татарстан" һава ширкәтенең “Боинг-737” очкычы казасында 50 кеше корбан булганнан соң республикадагы һава ширкәтләрендә тикшерүләр башланды. Турбаев сүзләренчә, "Ак Барс Аэро"да зур җитешсезлекләр табылмаган.

"Безне ике мәртәбә килеп тикшерделәр. Шелтәләр булды, бу җитешсезлекләрне бетердек, хәзер безгә карата сораулары калмады инде. Башка ширкәтләргә килгәндә, минем белүемчә, бу тикшерүдән соң "Тулпар" һава ширкәтен ябу карары чыгарылды", ди Турбаев.

Росавиация очыш шартларын, экипажның ял һәм эш таләпләрен үтәмәгәнгә, белем күтәрүдә җитешсезлекләр табылганга 24 декабрь көнне "Тулпар"ның лицензиясен алу турында белдерде. "Тулпар" төрле ширкәтләргә очышлар оештырды, ул республиканың коммерцияле эшлекле авиациясе иде. "Тулпар"ның Як-40, Як-42, Challenger 300, Cessna Citation JET 525 очкычлары һәм боралаклары бар. Әлегә бу очкычларның кемгә тапшырыласы хәбәр ителми.

Тикшереүдән соң "Татарстан" һава ширкәтенең лицензиясе алыначагы билгеле булгач "Ак Барс Аэро" Идел буе федераль бүлгесендәге элек ул башкарган якын араларга очышларны үз кулына алды һәм лизингка бирелгән 15 Cessna Grand Caravan 208 очкычлары да "Ак Барс Аэро"га күчте. Элек "Татарстан"ныкы булган ике ТУ-154 очкычы да шулай ук "Ак Барс Аэро"га тапшырылды. Турбаев "Татарстан" кулланган дүрт Airbus-319 очкычын да үзләренә алу өчен сөйләшүләр барганлыгын әйтә.

"Без хәзер бу очкычларны лизингка биреп торучылар белән сөйләшүләр алып барабыз. Гыйнвар аенда бу эшләрне төгәлләргә өметләнәбез. Бәйрәмнәр бетүгә үк бу очкычларны арендага (лизингка) биреп торучылар белән очрашачакбыз. Без киләчәктә Airbus-лар белән эшләргә җыенабыз", ди Турбаев.

Җитәкче сүзләренчә, ширкәт ерак араларга очучы очкычларга ия булгач һәм рөхсәт алгач та чит илләргә очышларны яңадан башларга тели. Иң беренче чиратта алар Казан-Мүнһен-Казан элемтәсен яңартачаклар. Ике елдан артык "Ак Барс Аэро" очкычлары Казаннан Мүнһенгә очкан иде.

"Мүнһенгә очышлар вакытлыча тукталды. Безнең бу рейска рөхсәт бар. Артык керемле булмаса да, минем карашымча, Татарстаннан Германиянең бер генә шәһәренә дә очышлар булмаганга, бу рейсны кире кайтару кирәк. Атна эчендә очышлар ешлыгын арттырсак, кеше ияләнер һәм табыш та китерә башлар иде. Прага да безнең өчен әһәмияткә ия. Бу рейсны да яңартырбыз дип уйлыйбыз", ди Турбаев.

Казанда очкыч фаҗигасеннән соң авиация белгечләре Татарстандагы төрле һава ширкәтләре берләшкән очракта гына яшәп калачак дип белдергән иде. Турбаев фикеренчә, бу булмастай хәл, чөнки һәр һава ширкәтенең үз хуҗасы бар һәм ширкәтләр төрле эшләрне башкара: кемдер йөк ташый, кемдер бизнес авиациядә. "Алар берләшүгә риза булмаячак. Бу мәсьәләнең моңа кадәр югары дәрәҗәдә каралганы булмады", ди ул.

Очкыч һәлакәте "Татарстан"ның җитешсезлекләре белән бик зур сумнарда бурычлары булуны да өскә калкытты. "Бу бурычлар "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" өчен зур борчу. Берсүзсез, ниндидер бурычларны безгә күчерү кирәк, аларны читтән каплаган очракта гына без аларны үз өстебезгә алачакбыз. Ул бурычлар безгә генә калса бик авырга туры киләчәк. Мин бу бурычларның күпчелек өлешен кем каплаячагы турында мәгълүмат бирә алмыйм", ди Турбаев.

Җитәкче сүзләренчә, "Ак Барс Аэро" киләчәктә дә үз абруен күтәрү өчен тырышачак. "Иң беренче чиратта очышларның имин булуына ирешү булса, икенче урында соңга калмау һәм юлчыларга уңайлыклар тудыру тора", ди Турбаев.

"Ак Барс Аэро"ның 15 Бомбардиер дип аталган CRJ-200, 15 Cessna Grand Caravan, ике Ту-154, ике Як-40, төрле маркадагы сигез бизнес авиация очкычы, Русиядә һәм чит илләрдә эшләнгән 12 боралагы бар.
XS
SM
MD
LG