Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Раштуаны бәйрәм итүгә каршы чыкты


Раштуа бәйрәменә чакырылган кырымтатар балалары
Раштуа бәйрәменә чакырылган кырымтатар балалары

6 гыйнвар көнне кырымтатарлар укмашып яшәгән Акмәчетнең Борчукрак (Фонтаны) бистәсендә Тепличная урамы 6нчы йортта кырымтатар балаларын чакырып христиан дине белән бәйле чара үткәрергә әзерләнгәннәр. Чараны Куртумер исемле кырымтатары оештырган.

Бу хәбәрне ишетеп монда җыелып килгән бер төркем кырымтатарлар моңа каршы чыкканнар һәм чараны үткерергә юл бирмәгәннәр. Ике арада каршылык чыккан. Чакыруларны бистәдә якында килеп урнашкан кырымтатарлар таратканнары мәгълүм булды. Башта бу йортта яшәгән америкалылар – Тамара һәм Матвей балалар өчен инглиз теле курсларын алып барган, аннары Раштуага багышланган спектакльне сәхнәләштерү максаты белән балаларга рус телендә текстлар таратканнар. Кайбер әти-әниләр бу текстларны укыгач, балаларга бу чарада катнашуны тыйганнар. Америкалылар киткәч бу эшне Куртумер исемле кеше дәвам иткән. Йортта кырымтатар теленә тәрҗәмә ителгән христиан китаплары, календарьлар, Евангелие (Инҗил) пәйда булган, балаларны урыс телендә дога да кылдыртканнар. Гомумән, йортта кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән христиан дине белән бәйле күп китаплар урын алган.

Куртумер (сулдан беренче)
Куртумер (сулдан беренче)
6 гыйнварда 40ка якын кырымтатары балалары белән бу йортка килгән. Аларны Куртумер үзенең ярдәмчеләре белән йорттан-йортка йөреп кырымтатар телендә басылган Иса Месихның (Гайсә Мәсих, Иисус Христос) туган көненә багышланган бәйрәмгә чакыру таратканнар, балаларга бүләкләр биреләчәге дә хәбәр ителгән икән. Чакыру "Хранит господь всех любящих его" дигән 144-20че псаломдан башлана. Иисус Христосны алар Иса Месих дип йөртә икән.

Борчукрак бистәсендә узачак бу чараны монда жыелган җирле мөселманнар туктаткан.

Раштуага чакыру
Раштуага чакыру
Ни өчен чарага тик мөселман балаларын чакырдыгыз дигән сорауга, чараны оештыручы Куртумер, мин беркемне аермыйм, мин Иса Месих хакында сөйләячәкмән, Аллаһы тәгалә мөселманны, христианны аермый, дип җавапланган.

Син мөселманмы, христианмы дигән сорауга, Куртумер, мин Иса Месихның эшен дәвам итүче, мин бу динне 1993 елдан бирле тотам, бәйрәм чараларын үземнең пенсиямә үткәрәм, дигән.

Борчукрак мөселман җәмгыяте мөселман-кырымтатарларны төрле секталар тарафыннан дини ассимиляциягә юл бирмәячәкләрен, мондый чараларга каршы булганнарын белдерде. Каршы булуганнарның берсе – Нариман Муртазаев алар балаларга бүләкләр биреп, кырымтатар телендә христиан китапларын таратып, алга таба аларны башка дингә күчермәкче булалар, ди.

Раштуа бәйрәменә чакырылган кырымтатар балалары
Раштуа бәйрәменә чакырылган кырымтатар балалары
Кырым мөселманнары мөфтиенең урынбасары Айдер Исмаилов килеп чыккан вазгыятькә бәя биреп, исламда Раштуа бәйрәме бәйрәм ителми, без ел саен булганы кебек, быел да 12 гыйнвар көнне Мәүлид, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларны үткәрәчәкбез, диде.

Кайбер мәгълүматләргә күрә Борчукрак бистәсендә шул йортта Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар балалар өчен инде бер ничә ел дәвамында үткәрелеп килә икән. Ни өчен моңа тик хәзер игътибар иткәннәре билгеле түгел. Христиан китапларын да кырымтатар теленә кайбер тәрҗемәләрен дә бер кырымтатар галиме, китапларга рәсемнәрне исә кырымтатар рәссамы эшләгән. Әлбәттә, акчага кызыксынып булса кирәк.

Кырымтатар телендә христиан дини календарьлары, китаплары Саки районы Лесновка авылы балалар бакчасында да таратылуы декабрь аенда (2013 ел) җәнҗалга китергән иде. Монда балаларга уенчыклар, канцтоварлар китергән “Евангельский христиан-баптистлар” аларга төсле календарьлар да бүләк иткәннәр, бу календарьларның арт ягында кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән христиан псалмлары, притчалары басылган.

Раштуага килгән кырымтатар балалары
Раштуага килгән кырымтатар балалары
2012 елда Иске Кырым шәһәрендәге җирле православ чиркәве атакаеның "Березка" балалар бакчасына балаларны чукындырырга килүенә кырымтатарлар ризасызлык белдергән иде. Бу бакчадагы балаларның яртысы – кырымтатар балалары. Атакай бакчага килеп бүлмәләрдә чиркәүнең изге суын сипкән. Аның бу гамәленә кырымтатар тәрбиячесе Эмилия Мамутова каршы чыккан, ул атакайны балалар йоклаган бүлмәгә кертмәгән иде.

Календарь
Календарь
Гомумән, 2000 елдан башланган Кырым юллары тирәсендә зур тәреләр урнаштыру кампаниясе хәзер дә дәвам итә. Кырым Югары шурасы бинасы каршысында Акмәчеттә зурдан-зур чиркәү өчен җир аерып төзелеш барганда, Акмәчет шәһәр шурасы шәһәр кырыенда зур мәчеткә урын өчен сигез ел мөфтият белен мәхкәмәләшеп йөрде. Ә якында Акмәчет-Ялта юлында урнашкан Лозовое авылында иске кырымтатар зираты җирендә чиркәү салмакчы булганнар. Тик кырымтатарларның каршылыгы нәтиҗәсендә Кырымның баш чиркәве бу эштән баш тарткан.

Мәскәү чиркәвенә караган Кырым чиркәве "Кырым – христианлык бишеге!" дигән шигар астында үзенең берьяклы дини сәясәтен Кырымда дәвам итә. Русия чиркәве башы Кириллның 2009-2011 елларда Украинага һәм Кырымга ясаган зиярәтләре дә Русия чиркәвенең пропагандасы булды дияргә мөмкин. Иске Кырымда, Лесновкада, Борчукракта булган вакыйгалар исә моның ачык мисалы һәм нәтиҗәседер.

Киевта мәҗлес Раштуага пылау әзерләде

Кырымда, Акмәчеттә мондый хәлләр килеп чыкканда Киевта, евромәйданда Кырымнан килгән кырымтатарлар Раштуаны үзләренчә каршылыйлар. Монда “Генчлик” ( “Яшьлек”) ансамбле Раштуа бәйрәменә багышланган евромәйдандагы бәйрәм концертында катнашты.

Мәҗлес рәисенең урынбасары Ахтем Чийгоз исә Киевтан евромәйданнан ясаган чыгышында, без мәйдандагы кешеләрне Раштуага багышлап пылау пешереп сыйлаячакбыз, диде.

“Евромәйдан көннәрендә без көне буе ашлар пешереп кешеләрне ашаткан идек. Бүген без аларның дини бәйрәмен ихтирам итеп, аларның гадәтләре буенча пылауны кичкә таба пешерәчәкбез һәм кешеләргә таратачакбыз”, диде.

Толерантлык дигәне шул булса кирәк. Тик мондый берьяклы толерантлык кая алып барыр икән?
XS
SM
MD
LG