Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада 350ләп полиция хезмәткәре эштән алынды


Төркия башкаласы Анкарада узган төндә 350ләп полиция хезмәткәре эштән алынды. Алар арасында финанс җинаятьләренә һәм акча үзләштерүләргә, киберҗинаятьләргә һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләре хезмәткәрләре дә бар.

Төркиянең NTV каналы бушаган вазифаларга инде илнең башка шәһәрләрендә эшләгән полиция хезмәткәрләре билгеләнгәнлеген белдерде.

Декабрь уртасында полициядәге коррупция эшләре зурдан тикшерелә башлагач эчке эшләр министрлыгындагы йөзләрчә хезмәткәр вазифаларыннан алынды яки башка урынга күчерелде.

Бу чаралар хөкүмәт структураларындагы киеренкелек һәм берничә министрның вазифадан китүе сурәтендә алып барыла.
XS
SM
MD
LG