Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Олимпиадага бер ай кала махсус иминлек чаралары күрелә


Бүген 2014 елның кышкы Олимпия уеннарына бер ай кала Сочида гадәттән тыш иминлек чаралары күрелә башлады.

Русия президенты фәрманы нигезендә уеннар үтәчәк зур бер зонага эш яки башка төрле махсус рөхсәте булмаганнарга керү тыелды. Әлеге ябык зонаның чиге Сочи белән генә чикләнмичә Карачай-Чиркәс республикасыннан Абхазиягә кадәр җитә. Сочиның үзенә башка шәһәрләрдән килгән машиналар кертелми. Махсус рөхсәт алган машиналарга гына чыгарма ясалырга мөмкин. Рөхсәтсез керергә тырышкан машиналарга өч мең сум штраф каралган.

Тагын да ныграк сакланган кайбер зоналарга полиция тикшергәч кенә кереп булачак. Бүгеннән алып 30 меңләп полиция хезмәткәре эшкә кереште. Гадәттән тыш хәлләр минирстрыгы көчләре югары әзерлек хәлендә.

Узган елның җәендә Төньяк Кавказ сугышчылары юлбашчысы Доку Умаров Сочи Олимпиадасына һөҗүм белән янаган иде. Белгечләр Волгоградтагы шартлаулар Сочи уеннары белән бәйле булырга мөмкин, дип белдерде.

АКШ Олимпиада вакытында иминлекне сакларга Русиягә үз ярдәмен тәкъдим итте. Бу хакта ике илнең саклану министрлары Чак Хейгел һәм Сергей Шойгу сөйләште.
XS
SM
MD
LG