Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда рус милләтчеләре кавказларга пычак белән һөҗүм иткән


Бәрелеш Бауман урамында булган
Бәрелеш Бауман урамында булган

Бауман урамында 20ләп кеше катнашкан бәрелеш нәтиҗәсендә ике дагыстанлы хастаханәгә эләккән. Пычак, газ баллоннары һәм кастет белән һөҗүм иткән ике рус егете сак астына алынган. Видеода аларның берсенең һөҗүм вакытында кулы белән наци сәламләве хәрәкәте ясаганы күренә.

Кавказлар белән рус милләтчеләре бәрелеше Яңа ел алдыннан - 30 декабрьдә үк булган. Хәбәрне эчке эшләр идарәсе 6 январьдә генә раслады. Вакыйга Бауман урамында булган.

Хокук саклаучылар версиясенә караганда, 19 һәм 21 яшьлек ике Казан егете кастетлар, газ баллоннары һәм пычак кулланып бер төркем кавказлы яшьләргә һөҗүм иткән.


Бәрелеш нәтиҗәсендә 19 яшьлек ике дагыстанлы киселгән яралар алган һәм хастаханәгә җибәрелгән. “Эфир”га биргән интервьюсында тоткарланганнарның берсе пычак куллануны кире какмый.​

Полиция барлыгы дүрт һөҗүм итүчене тоткарлаган. Икесе сак астына алынган, калган икесе өй сагы белән җәзаланган.

Һөҗүмгә карата җинаять эше ачылган. Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, сак астына алынган ике һөҗүмче элегрәк тә җинаять эшендә катнашкан булган. Узган елның май аенда алар бер кешегә һөҗүм итеп аны кыйнаганнар. Аларга моның өчен шәһәрдән чыкмау җәзасы бирелгән булган.

Хәзер бу ике җинаять берләштерелгән. Рус уңчыларына биреләчәк җәза хастахнәгә эләккән дагыстанлыларның хәленә бәйле.

Рус милләтчеләре версиясе

Кавказлар һәм руслар бәрелеше турында хәбәр тиз арада социаль челтәрләрдә рус милләтчеләре төркемнәрендә тарала. Уңчы активистлар бөтен Русия буенча һөҗүмчеләрнең адвокатына акча җыю игълан иткән. Берничә көн эчендә милләтчеләр якынча 100 мең сум җыйган. Казандагы фикердәшләре башкала урамнарында бәрелештә катнашкан өч рус милләтчесен иреккә чыгаруны таләп итеп, “самооборона - не престпуление, свободу честным” шигаре язылган кәгазьләр тарата.

Шигарьле кәгазьләр
Шигарьле кәгазьләр
Рус милләтчеләрнең хәбәрләренә караганда, яшьләр арасында низаг Бауман урамында түгел, ә аңа кадәр үк башланган. Башта “Кольцо” сәүдә үзәге янында берничә дагыстанлы һәм рус егете арасында каршылык барлыкка килгән. Соңгысы ярдәмгә якындагы барда утырган өч рус милләтчесен чакырган. Низагның дәвамын видеода күрергә була. Шулай ук әлеге видеоязмада һөҗүмчеләрнең берсенең кулы белән наци сәламләвенә охшаш хәрәкәт ясаганы күренә.

Һөҗүмчеләрнең берсе наци сәламләвенә охшаш хәрәкәт ясый
Һөҗүмчеләрнең берсе наци сәламләвенә охшаш хәрәкәт ясый
Рус уңчы төркемнәренең хәбәрләрендә кулга алынганнарның социаль челтәрләрдәге сәхифәләре китерелә. Әлеге аккаунтларның хуҗалары соңгы тапкыр интернетка нәкъ 30 декабрь кичендә кергән. Сәхифәләрдә наци-скинхед мәгълүматлары, кавказларга һәм татар милләтчеләренә карата нәфрәт мулдан. Шулай ук ул сәхифәләрдән егетләрнең корал белән дус булуы аңлашыла.
XS
SM
MD
LG