Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сочидагы иминлек чаралары совет ысулларын хәтерләтә"


Сочида Кышкы Олимпия уеннарын тарихта күрелмәгән зур чыгымнар белән әзерләүче Русия ярышлар башлануга бер ай кала Олимпия тарихында күрелмәгән иминлек чараларын да башлап җибәрде.

Сишәмбе көнне гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков “ярышларда кунакларның иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы барлык бүлекләр сугыш әзерлеге хәленә китерелде”, диде. Ул шулай ук “барлык корылмалар сакланачак, галәмнән күзәтү системы эшкә җигеләчәк, Олимпиада иминлеге мәсьәләләре иң югары дәрәҗәдә карала”, дип өстәде.

Сочида иминлек саклаучы 30 меңнән артык полиция хезмәткәренә ярдәмгә БТРлы хәрбиләр дә кушылган. Диңгез ягыннан исә Кара диңгез флотын да өстәгәннәр.

Сочида теркәлмәгән һәм махсус рөхсәте булмаган машиналар шәһәргә кертелми. Билетсыз һәм документсыз кешеләр ярышлар узачак урыннарга якын китерелми.

Федераль иминлек хезмәте хәтта телефон сөйләшүләрен һәм электрон хатларны да күзәтеп барачак.

Agentura.ru интернет сәхифәсе баш мөхәррире, иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов Азатлык радиосына бу чаралар совет ысулларын хәтерләтә, дип белдерде.

Андрей Солдатов
Андрей Солдатов
"Күрәсең, Русия махсус хезмәтләре совет чорында кулланылган административ ысулларны да, заманча күзләү технологиясен дә җигәргә булган. Тамашачылар алдан тикшереләчәк. Билет алу өчен алдан махсус бланк тутырып җанатар таныклыгы алу мәҗбүри. Сочига килүче һәрбер кешене махсус хезмәтләр алдан ук тикшерәчәк һәм кара исемлекләр дә булдырачак. Ике атна элек исә җирле иминлек хезмәткәрләренең экстремизга авышучан кешеләр турында мәгълуматлар туплавы мәгълүм булды. Бу, әлбәттә, совет ысулларын хәтерләтә", диде Солдатов.

Узган ел ахырында Волгоградтагы ике шартлауда 34 кеше һәлак булганнан соң, президент Владимир Путин иминлек чараларын арттырырга кушты һәм Олимпия корылмаларын шәхсән барып тикшерде.

Солдатов бу ярышларның тыныч шартларда узуын пассив иминлек чаралары белән генә тәэимин итеп булмаячак, ди.

“Пилотсыз очкычлар, дошманнарның су асты көймәләрен күрүче сонар җиһазлары кебек күзләү технологияләре ничектер ярдәм итсә дә, бары тик пассив иминлек чаралары гына булып калалар. Әмма ниндидер чаралар әзерләүче ялгыз кешегә яки азсанлы сугышчан төркемгә килгәндә, төп игътибар андый технологияләргә түгел, ә актив агентура эшчәнлегенә, аларның ниятләрен фаш итүгә юнәлтелергә тиеш. Кызганыч ки, бу юнәлештә Русия махсус хезмәтләре әле көчсез булып кала”, ди Солдатов.
XS
SM
MD
LG