Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле шагыйрь Риф Тойгын вафат


Шагыйрь Риф Тойгын
Шагыйрь Риф Тойгын

8 гыйнвар Башкортстан мәдәнияте зур югалту кичерде - республика Язучылары берлеге идарәсе рәисе, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Риф Тойгын мәрхүм булды. Ул 69нчы яше белән бара иде.

Риф Тойгын 1946 елның 24 октябрендә Оренбур өлкәсе Куандык районының Акчура авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укый. Хәрби хезмәттә була. “Совет Башкортостаны” (хәзер “Башкортостан”), “Ленинсе” (хәзер “Йәшлек”), “Башкортостан пионеры” (“Йәншишмә”) гәзитләре, “Агыйдел” журналы редакцияләрендә эшли.

Мәскәүдә СССР Язучылары берлегенең Югары әдәби курсларында белем ала. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире, директорның репертуар буенча урынбасары, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында директорның репертуар буенча урынбасары вазифаларын башкара. 1997-2009 елларда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, 2012 елдан рәис йөген тартты.

Ул дистәгә якын проза һәм шигырь китаплары авторы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сергей Чекмарев, Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты.

Риф Тойгын Язучылар берлеген җитәкләгән елларда уңай үзгәрешләр башланган иде. Татар берләшмәсе җитәкчесе моңа кадәр әдәби консультант вазифасында торса, Тойгын татар берләшмәсе рәисен үзенең урынбасары итеп күтәрде. Нәкъ ул җитәкче булган елларда Татарстан Язучылар берлеге белән дустанә мөнәсәбәтләр ныгыды. Уртак бик күп чаралар, очрашулар узды. Риф Тойгын Башкортстандагы татар язучылары сүзләренә колак салып, киңәшләрен тотып эш итте.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 10 гыйнвар иртәнге унда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узачак. Ул бердәнбер улы җирләнгән Чишмә районына алып кайтып җир куенына салыначак. Йәмән республикасында Русия илчелегенең өченче сәркатибе булып эшләгән Айдар Риф улы Тойгынов 2012 елда нибары 30 яшендә бакыйлыкка күчкән иде.

Ике ай элек кенә, 7 ноябрьдә Казанда, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстан һәм Башкортстан язучылары очрашуында Риф Тойгынов ике республика язучылары арасында бәйләнешләрне ныгыту юнәлешендәге эшләр турында сөйләгән иде.

Риф Тойгынның Казандагы чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00
XS
SM
MD
LG