Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елда ЛГБТ: Русиядә һөҗүмнәр артты


2013 елның сентябрендә Мәскәүдә узган урам җыенында
2013 елның сентябрендә Мәскәүдә узган урам җыенында

2013 елда Русиядә кабул ителгән "пропаганда" кануны нәтиҗәсе – гейлар һәм лесбияннарга һөҗүмнәр артты, ди хокук яклаучылар.

АКШта ЛГБТ хокуклары өчен көрәштә тарихи адымнар ясалганда 2013 елда Русия совет чорында булган, соңыннан гамәлдән чыгарылган "һомосексуализмны җинаятькә тиңләүче" канунга якынлашты.

Русиядә гей пропагандага каршы канун кабул ителгән көнне Нью-Йорк гей парадында беренче тапкыр Русиядәге гей һәм лесбияннарны яклаучылар үз шигарләрен күтәрде. Алар бер яктан үзләренең ирекле илдә яшәүләренә шатланды, икенче яктан Русиядәге гейлар һәм лесбияннар өчен борчылу белдерде.

2013 елда Русиядә ЛГБТ хокуклары бозылуы турындагы хәбәрләр илнең чикләреннән чыгып бөтен көнбатыш матбугаты битләрендә булды. Гей булулары өчен кыйналган һәм үтерелгән кешеләр, бер җенестәге гаиләләрне балалар үстерү хокукыннан мәхрүм итү фактлары күп булды узган ел Русиядә.

Мадонна һәм Леди Гага кебек йолдызлар бөтен бу хәбәрләргә ризасызлык йөзеннән Русиядәге тамашаларыннан баш тартты. Британ җырчысы Элтон Джонны Русиягә китермәү тырышлыгы ясалды, әмма аның Мәскәү һәм Казандагы концертлары зур уңыш белән узды.

РУСА ЛГБТ оешмасы президент Путинның якын дусты саналган танылган дирижер Валерий Гергиев һәм аның оркестрының Нью-Йорктагы чыгышы вакытында Метрополитен Опера театры каршында урам җыены уздырды. Оешма үзенең бу чарасы белән элекке совет илләрендә гейлар һәм лесбияннарның хокуклары бозылуына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итәргә теләде. Алар шулай ук Сочи Олимпия уеннарына да бойкот игълан иткән иде, әмма Русиядәге ЛГБТ вәкилләре белән киңәшләшкәч бу ниятләреннән баш тартты.

Елена Гольцман Нью-Йоркта Метрополитен Опера театры каршында
Елена Гольцман Нью-Йоркта Метрополитен Опера театры каршында
"Без баштан ук Сочи Олимпиадасына каршы булуыбызны белдергән идек, әмма Русиядәге вәкилләребез безгә бу эшнең нәтиҗәсе булмаячагын аңлатты. Алар фикеренчә, киресенчә, Олимпия уеннарын Русиядә ЛГБТ хәрәкәтенә басым булганын күрсәтү өчен кулланырга кирәк. Шуңа күрә без стратегиябезне йомшарттык", диде Азатлыкка РУСА оешмысы җитәкчесе Елена Гольцман.

Русиянең үзендә дә халык гейлар һәм лесбияннарның үз хокуклары өчен көрәшен Путин җитәкчелегендәге Русиядә гомүм кеше хокуклары өчен көрәшнең бер чагылышы булганын аңлый башлады кебек. Кулланучылар хокуклары торышын күзәтүче Роскомнадзор оешмасы Яңа ел алдыннан гына "гей пропаганданың нәрсә булганын аңлаткан" документ кабул ите. Гади генә әйткәндә, гейлар, аларның яхшы ата-ана булу мөмкинлеге, сәләтле композитор яки биючеләрнең гей булуы турында сөйләү инде "пропагандага" дип санала ала. Халык моның Русиядәге ксенофобик сәясәтнең бер өлеше икәнен аңлый башлады кебек.
XS
SM
MD
LG