Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Минскида 2013 елда маршрут автобусы белән 20 җиңел машинаны бәргән һәм интернет каһарманына әверелгән Аркадий Крачун автобусны нигә шулай йөртүен Азатлыкка аңлатып бирде.

Минскида 2013 елда маршрут автобусы белән 20 җиңел машинаны бәргән Аркадий Крачун интернет каһарманына әверелеп өлгерде. Ул әлеге казаларны видеога төшереп барган һәм узган ел ахырында аларны туплап интернетка чыгарган. Бу видеоны инде 140 меңгә якын мәртәбә караганнар.

Азатлыкка Аркадий Крачун “Бу – әлеге казалар турындагы дәлилләр. Мин кешеләр юлларда ни эшләгәннәрен күрсеннәр өчен бу видеоны интернетка чыгардым. Мин автобустагы юлчыларның иминлеген кайгыртам. Ә менә автобусны узып китеп аның алдына керүчеләр транспорт агымының кисәк туктавын аңламыйлар”, дип белдерде.

Крачун автобусны ни өчен шулай йөртүен аңлатып: “Әгәр мин акрын түгел, ә кисәк туктасам, салондагы кешеләр егылыр иде. Ә бу инде имгәнүләр дигән сүз. Мондый хәлгә сәбәп булган машина китеп бара, ә автобустагы имгәнгән юлчылар кала. Мин ниндидер тимер кисәген саклап калган булып чыгам. Ә нәрсә кыйммәтлерәк соң? Салондагы кешеләр. Кеше гомере тимер-томырдан кыйммәтлерәк. Зарар күргәннәр иминият акчасын алачак. Ә каза нәтиҗәләрен миңа сылтап куярга мөмкиннәр. Иминият акчасы дәвалануга җитмәсә, мин түләргә мәҗбүр булачакмын. Минем машина йөртү рөхсәтемне дә алырга мөмкиннәр”, ди.






“Маз-105” автобусын йөртүче Крачун әйтүенчә, автобус белән җиңел машина авырлыклары арасындагы аерма зур булу сәбәпле, салондагы кешеләр мондый бәрелүне сизми дә кала.

“Мин башта тавыш сигналы бирәм, ипләп кенә акырыная башлыйм һәм кешеләр инстинктив рәвештә тотынып калырга өлгерәләр”, ди ул.

“Башка автобус йөртүчеләр үзләрен саклау инстинкты нәтиҗәсендә тормозга кисәк баса. Әмма яхшы йөртүче автобусны башкача йөртергә тиеш. Мин үз-үземне саклау инстинктын өзәм дә мантыйкны ялгыйм”, ди инде 10 ел буе автобус йөртүче булып эшләүче Аркадий Крачун.

Крачун эшләгән автобус паркында тагын 400-ләп кеше эшли. Аның әйтүенчә, башка йөртүчеләр автобусны кисәк туктатканлыкларын, салондагы кешеләрнең егылышканын танырга теләми. Зарар күрүчеләр булганлыгын яшерү өчен алар зарар күргән юлчылардан гафу үтенә, акча да, һәммә нәрсә тәкъдим итә икән. Әмма нигәдер алар машиналарны бәрмәскә тырыша.

Җитәкчелек тарафыннан Крачунга ниндидер шелтә белдерүләр булмаган, чөнки казалардан соң юлчылар тарафыннан зарланучылар да булмаган.

Баштарак паркта автобус корпусына еш кына зыян килүгә борчылган булсалар да, “соңрак безнең максат – юлчыларны имин итеп йөртү булуын аңладылар”, дип белдерде Азатлыкка Аркадий Крачун.

XS
SM
MD
LG