Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Русия мөселманнары Коръәнне мыскыл итүчеләрне җәзага тартырга чакыра


“Русия милли иминлек” фиркасе башлыгы Висит Цороев Коръәнне яндыручыларны җәзага тартуны таләп итеп полициягә мөрәҗәгать иткән. Үз мөрәҗәгатен ул Русия баш прокуроры Юрий Чайка, тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм тышкы эшләр министры Владимир Колокольцевка юллаган.

Билгеле булганча, YouTube Коръәнне мыскыл итү видеосы чыкканнан соң, Русия генә түгел, хәтта чит ил мөселманнары да моңа ачуын белдерде. Цороев фикеренчә, бу провокация булып тора һәм Русия ватандашлары арасында милли һәм дини нәфрәт уятырга мөмкин. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләрдә, Коръәнне мыскыл итүчеләргә карата янаулар бара һәм шуңа бу хәл хокуки яктан дөрес бәяләнеп, Изге китапны яндыручыларны табып, җинаять җаваплылыгына тарту кирәк.

Билгеле булганча, узган елны Казанда Коръәнне мыскыллаган Михаил Шаровны мәхкәмә аклаган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG