Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:02

Базарлы Матактагы бәрелешләр турындагы мәгълүматны министрлык кире какты


Татарстан эчке эшләр министрлыгы Базарлы Матактагы бәрелешләр турындагы хәбәрләрне кире какты.

“Анда бернинди илам патрульләре юк. Полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарын тикшереп тора. Барысы да тыныч”, дигән «БИЗНЕС Online»га эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Рамил Нугуманов.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында 4 гыйнвар төнендә Базарлы Матак хастаханәсе янында “шәригать патруле” белән “Урыс йөгереше” хәрәкәте вәкилләре арасында бәрелешләр чыкканы язылган иде. “Урыс йөгереше” вәкилләре бер егетне яклап чыккан. ”Шәригать патруле” әлеге егетне Яңа ел уздырмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә һәм ислам кабул итергә өндәгән..

XS
SM
MD
LG