Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Омскида яңа елны каршылау чаралары


Чуртанлы авылында “Май пешү” йоласыннан күренеш

Чуртанлы авылында “Май пешү” йоласыннан күренеш

Башка елларда кебек быел да Омскида татарлар өчен яңа елга багышланган чаралар күп булды. Шәһәрдә һәм татарлар тупланып яшәгән авыл-районнарда чыршы бәйрәмнәре, үзешчән сәнгать коллективлары концертлары, дискәтүкләр, яңа ел кичәләре һәм башка төрле чаралар оештырылды.

Яңа ел алдыннан гына Омскида "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбленең концерты булып узды, балалар өчен Чыршы бәйрәме, яшьләр өчен дискәтүк һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен яңа ел кичәсе оештырылды.

Дуслык йортында балаларның Чыршы бәйрәме

Дуслык йортында балаларның Чыршы бәйрәме

Чараларның кайберләренә аерым тукталганда, Чыршы бәйрәме, гадәттәгечә, шәһәрнең Дуслык йортында узды. Анда асылда шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистларының, “Умырзая” ансамблендә шөгыльләнүчеләрнең балалары һәм оныклары, “Өмет” төркемендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм Шүрәле килгән иделәр. Балалар белән белән бергә алар җырладылар да, биеделәр дә, төрле конкурслар да оештырдылар, уеннар да уйнадылар. Аннары бәйрәмгә килгән балаларның барсына да татлы бүләкләр бирделәр.

Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең яңа ел кичәсе дә Дуслык йортында оештырылган иде. Алар өчен чәй өстәлләре әзерләнде. Катнашучылар оештыручылар әзерләгән концерт номерларын карадылар, татар җырлары тыңлап, үзләре дә җырлап-биеп ял иттеләр, балалар кебек шатланып, Кыш бабай һәм Кар кызы оештырган уеннарда катнаштылар.

Большеречье районы үзәгендә яңа ел кичәсе

Большеречье район үзәгендә татарлар өчен Яңа ел кичәсе җитәкчесе татар милләтеннән булган “Изюминка” дигән кафеда оештырылды. Бәйрәмдә, асылда, район үзәгендә яшәүче татарлар булдылар. Алардан тыш 100 чакрым ераклыктагы Тара шәһәреннән, 50 чакрым ераклыктагы Тусказан авылыннан һәм башка якын-тирә авыллардан килүчеләр дә булды.

Балалар Кыш бабайга үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр

Балалар Кыш бабайга үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр

Бәйрәм кичәсе “Туган тел” җыры белән башланып китте. Аннары оештыручыларның берсе булган район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хәйруллин халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, татарларның шулай бергә җыелып ял итүләре, аралашулары – яхшы күренеш диде. Сез бердәм булып кичәгә килгәнсез, киләчәктә дә бердәм булыйк, диде. Бердәм булсак, юлыбызда очраган авырлыкларны җиңеп чыгарга җиңелрәк була, үзебезнең татар икәнлегебезне онытмыйк, бер-беребезгә ярдәмчел булыйк,” диде.

Кичәне кызыклы итеп Криводаново авылында яшәүче Фагилә Искәндәрова алып барды, төрле уеннар уйнатты, җыр-биюләр оештырды.

Шунысы да көтелмәгән булды, бәйрәм барышында кафега Шүрәле килеп керде. Аны Тара кунаклары алып килгән иделәр. Шүрәле кунаклар белән кети-кети уйнады, төрле уеннарда катнашты, үзе белән фотога төшәргә дә рөхсәт итте.

Үләнкүлдә яңа ел бәйрәме

Үләнкүл авылында оештырылган чараларга аерым тукталырга кирәк. Чыршы бәйрәмнәре анда балалар бакчасында да, мәктәптә дә, Татар мәдәният үзәгендә дә оештырылды. Бәйрәмнәрнең барсы да кызыклы итеп оештырылган иде. Кыш бабай һәм Кар кызы бу бәйрәмнәрнең көтеп алган кадерле кунаклары булдылар. Әлбәттә, алар да буш кул белән килмәгән иделәр, бакча һәм мәктәп балаларына татлы бүләкләр тараттылар.

1 гыйнвар көнне яңа ел бәйрәме авыл үзәгендәге урамда оештырылды. Тантана кышкы салкында урамда узуга карамастан, анда авылның барча диярлек халкы катнашты.

Яңа ел ризыклары

Яңа ел ризыклары

Урамда сәүдә нокталары эшләде. Шунда ук “Яңа ел ашлары” бәйгесе оештырылган иде. Өстәлләр куелган, алар өстендә милли ризыклар, төрле салатлар, кызыклы фигуралар белән бизәлгән тортлар, ит ашлары һәм башка төрле тәм-томнар куелган иде. Жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, “Иң кызыклы һәм иң тәмле” ризыклар әзерләүчеләрне билгеләде. Беренче урынга – чабып барган атлар, очып киткән елан сүрәтләре белән бизәлгән торт ясаган Гөлниса Сафарметова, икенче урынга татар мәдәнияте үзәге ханымнары, өченче урынга почта хезмәткәрләре һәм Әкрәм Назыров лаек дип табылды. Барысына да Кыш бабай бүләкләре бирелде.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызының килүе дә кызыклы итеп оештырылган иде. Аларны авылның “ат җене” кагылган бабае – Камил агай чыршы ботаклары һәм уенчыклар белән бәйрәмчә бизәлгән ат чанасына утыртып алып килде. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бу икеләтә шатлык булды.

Бәйгедә

Бәйгедә

Бәйрәм барышында яңа ел уңаеннан оештырылган тагын бер бәйгегә – кардан чокып ясалган скульптураларга да нәтиҗә ясалды. Бу бәйгедә Үләнкүл авылы хакимияте карамагында булган Тусказан, Черналы, Каракүл авыллары халкы да катнашты. Авылларда ясалган скульптураларны карап чыкканнан соң, жюри рәисе - авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина нәтиҗәне бәян итте. Беренче урын – җигелгән чаналы чабып барган ат скульптурасы эшләгән Тусказан авылы осталарына, икенче урын – “Маша һәм аю” әкияте беуенча күренеш ясаган Үләнкүлнең кул остасы Әкрәм Назыровка, өченче урын – Кыш бабай һәм Кар кызы ясаган мәктәп балаларына бирелде.

Шунысына да басым ясарга кирәк, алдан килешү буенча, яңа ел бәйрәмендә барлык кеше дә татар телендә генә сөйләште. Гадәттә үзара русча аралашкан кешеләр дә, ватып-җимереп булса да, татар телендә сөйләшергә тырыштылар.

Тара, Тевриз, Усть-Ишим, Колосау районнарында бәйрәмнәр

Өлкәнең Тара, Тевриз, Усть-Ишим, Колосау районнарының татарлар тупланып яшәгән авылларында да Яңа елга багышланган чаралар күп булды.

Тазлар авылында Фагилә Чумарова җырлый

Тазлар авылында Фагилә Чумарова җырлый

Тара шәһәренең “Нур” татар мәдәният үзәгенең яңа ел кичәсе Халыклар дуслыгы йортында үтте. Анда татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да катнашты. Кичә барышында татар җырлары белән бергә кайбер милләт халыклары җырлары да яңгырады. Дөрес, өстенлек татар җырларына бирелде. Кыш бабай белән Кар кызы да татарча гына сөйләштеләр. “Сөйкемле шүрәле” бәйгесе аша Тарада шактый дан казанган Шүрәле дә кичәдә катнашучыларны кетекләп йөрмәде, башка милләттән булганнар белән татарча көрәшкән булып, көлдереп йөрде.

Тазлар авылында яшьләр әстерхан татарлары биюен башкара

Тазлар авылында яшьләр әстерхан татарлары биюен башкара

“Якташ” клубы балалары өчен яңа ел кичәсе Татар мәдәният үзәгендә оештырылды. Балалар анда әти-әниләре белән килгән иделәр, алар бергәләп төрле уеннар уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар.

Яңа ел кичәләре өлкәнең Тевриз, Усть-Ишим, Колосау районннарының барлык татар авылларында да оештырылды. Бәйрәм төсе кермәгән бер генә авыл да калмагандыр. Барлык авылларда да кичәләр җирле сәнгатькәрнең чыгышлары белән үрелеп барды, татар җырлары яңгырады, биюләр күрсәтелде.

Муромцево районы татарларына Кыш бабай күчтәнәче

Ямь өстенә ямь өстәп дигәндәй, яңа ел бәйрәме көннәрендә Муромцево районының Тазлар һәм Чуртанлы авылларында “Карлар ява тын гына” дигән концерт програмы белән Омскиның "Умырзая" татар башкорт фольклор халык ансамбле булып китте.

"Умырзая" ансамбле килгән автобус

"Умырзая" ансамбле килгән автобус

“Умырзая” сәнгаткәрләре Муромцево районында ике көн булып, өч концерт куярга планлаштырган иделәр. Бер уңайдан коллектив Тазлар авылыннан 15 чакрым ераклыкта булган Новосибирски өлкәсе Кыштау районының Тарлар авылына да барып кайтырга ниятләгән иделәр.

Муромцево районы өлкә үзәгеннән 230 чакрым ераклыкта урнашкан. “Умырзая” сәнгаткәрләре бу араны иганаче биргән “ПАЗ” автобусында 4-5 сәгать эчендә үтәрбез дип уйлаган иделәр. Әмма нәкъ коллектив юлга чыккан көнне 30-35 дәрәҗәдәге салкыннар башланып китте һәм инде “күпне күргән” автобусның кайбер җайланмалары, салкынга чыдамыйча, эштән чыкты. Аларны төзекләндерү өчен шактый вакыт кирәк булды. Шул сәбәпле коллектив Тарларга да, Тазларга да билгеләнгән вакыттан 2-3 сәгатькә соңга калып килде. Әмма соңга калуның сәбәбен аңлаган тамашачы һәрбер авылда да тавышланмыйча, өйләренә таралмыйча, “Умырзая” коллективын клубта көтеп алды.

Умырзая” коллективы Чуртанлы тамашачылары белән

Умырзая” коллективы Чуртанлы тамашачылары белән

Һәм, әйтергә кирәк, көтү юкка булмады. “Умырзая” ансамбле тамашачы күңеленә хуш килгән замана һәм халык җырларыннан, дәртле биюләрдән торган концерт програмы һәм фольклор күренеш - “Май пешү” йоласын күрсәтте.

Концерт тәмамланганнан соң һәр авылда да тамашачылар “Умырзая” коллективына рәхмәтле булуларын белдерделәр, “Сезнең чыгыш безнең өчен чын мәгънәсендә Кыш бабай бүләге булды, рәхмәт сезгә,” диделәр.

Төрле авырлыклар очрауга, салкын автобуста туңып баруга карамастан, “Умырзая” коллективы да Муромцево районына ясаган сәфәреннән канәгать иде. “Мондый салкында бүтән юлга чыкмыйм” дигән кешеләр дә шәһәргә якынлашуга “Әйдәгез, шушы програм белән башка районнанрга да барып кайтыйк” дигән теләк белдерделәр.
Чуртанлы авылы урамы

Чуртанлы авылы урамы


XS
SM
MD
LG