Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның "Яктылык" мәктәбе мактаулы исем алды


“Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов
“Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов

Самарда уңышлы эшләп килүче “Яктылык” мәктәбе Русия күләмендә йөз мәктәп исемлегендә “Ел мәктәбе” һәм Радик Газизов “Ел мөдире” исеменә лаек булды.

Мондый олуг дәрәҗәгә ирешү – барлык укытучыларның, ата-аналарның һәм балаларның куйган җимешләре. Мәктәпкә матди ярдәм күрсәткән эшбатырларыбызның өлеше дә зурдан. Радик Газизов җитәкләгән уку йорты – ул аның туган йорты. Биредә ул педагогик чыныкмаларны мәктәпнең беренче мөдире Харидә ханым Дашкина кулы астында узды. Тәҗрибәле педагог, Татарстанның һәм Русиянең атказанган укытучысы, “Туган тел” җәмгыятенең актив әгъзасы, сокланырлык асыл татарыбыз Самар татар тарихына татар мәктәбе ачу белән кереп, олуг дәрәҗәгә иреште.

Харидә ханым үзе артыннан берьюлы ике шәхесне мөдир биеклегендә эшләргә әзерләп калдырды: Дания Әбдерәхимованы һәм Радик Газизовны.

Дания ханым “Яктылык” мәктәбенең яңа бинасын салганда көнне-төнгә ялгап эшләде. Шул ук вакытта мәктәптә булдыклы кадрлар туплап, уку сыйфатын яңа үрләргә күтәрде. Радик Газизов Дания ханым белән берлектә хезмәт итте. Самар шәһәр департаментында, Самар өлкә мәгариф министрлыкларында җаваплы урыннарда эшләде. Менә шул административ хезмәтләрнең баскычларында тәҗрибә туплап, милли мәктәбебезне җитәкләүне үз җилкәсенә алды.

Бүгенге көндә Радик әфәнде яңа үрләргә иреште. Мәгариф тармагында уңышны Бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган баллар белән бәялиләр. “Яктылык”та иң югары баллар.

Тәрбия эшләре классик тәрбия ысулларына һәм татар халык педагогикасына нигезләнгән. Моны без барчабыз да күреп яшибез, моны мәгариф тармагындагы белгечләр таныйлар. Бу алдагы мөдирләр – Харидә Дашкина, Дания Әбдерәхимова куйган хезмәтләренең һәм бүгенге мәктәп мөдире Радик әфәнде Газизовның җиң сызганып эшләүләренең җимеше. Бу – “Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыятенең 25 ел буена куйган хезмәтенә югары бәя, татар милли-мәдәни мохтариятенең тырышлыгын һәм региональ “Дуслык” җәмгыятенең мәктәпкә матди ярдәм күрсәтүләрен тану, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең мәктәп укучылары арасында спортка зур ярдәм күрсәтүләрнең асыл нәтиҗәсе.
XS
SM
MD
LG