Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Казанда табипларны эштән алуга каршы пикет узды


Бүген Казанда “Действие” медицина хезмәткәрләре һөнәр берлекләре һәм “Русия коммунистлары” партиясе вәкилләренең уртак пикеты узды. Алар Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең үзләренә каршы килгән табипларны эшләреннән алуга каршы чыкты.

26 декабрьдә 10нчы поликлиника баш табибы Александр Бунятян үз вазифасыннан алынды. Пикетка чыгучылар бу канунсыз дип саный. Алар фикеренчә, аны эштән алуга табипның “Вечерняя Казань” газетасына сәламәтлек саклау министрлыгындагы проблемнар турында сөйләве сәбәп булган.

Шул сәбәпле, пикетта катнашучы 20 кеше сәламәтлек саклау министры Гадел Вафиннан бу карарны көчтән чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать ясады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG