Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Сочи шәһәрендә эшләп кайткан татар егете төзелеш эшләренең алак-шалак оештырылуын белдерә. Сочидагы яңа АТП 1 декабрьгә төзелеп бетәргә тиеш булган. Ул әле дә әзер түгел.

Зиннур Казанда "Волгодорстрой" ширкәтендә юл төзүче булып эшли. Әлеге татар егетенең исеме үзгәртелде, чөнки ул Азатлыкка әңгәмә биргәндә "исемемне күрсәтсәгез, эшемдә кыенлыклар булырга мөмкин" дип белдерде. Ноябрь урталарында ул эшләгән оешма җитәкчесе Сочига барып эшләп кайтырга тәкъдим ясый. "Бер айга 40 мең сум акча да түләячәкмен", дип вәгъдә итә. "Сүзендә торды ул, кайткач та вәгъдә ителгән акчаларны алдык. Белүемчә, безгә хезмәт хакларын Сочи ягы түгел, ә Татарстандагы ширкәт түләде", ди Зиннур. Аның сүзләренчә, Русия транспорт министрлыгы сораганга татарстаннар Сочига барырга мәҗбүр булган.

25 ноябрь көнне Сочига "Волгодорстрой"га караган төрле оешмалардан 32 егет чыгып китә. Барып төшкәч бөтен шартлары да булган фатирларга урнаштыралар. Килгән шәпкә ашау бик начар иде, безнең Казаннан килгән җитәкчебез артыннан йөри торгач әзрәк рәтләнде, дип искә ала ул Сочидагы баштагы көннәрне.

Татарстаннар эшлисе урыннарына – яңа төзелеп бетеп килүче Автотарнспорт ширкәтенә (АТП) килгәч аптырашта калалар.

"Без килгәндә анда эш тавык чүпләп бетерә алмаслык иде. Бу АТП-га 229 автобус сыя. Зур ул. Безгә юл кырыена куела торган бордюрларны урнаштырырга туры килде. Мин Сочидагы төзелешләрдә эшне оештыру бик начар дип әйтер идем. Әгәр Казаннан барган җитәкчебез артыннан йөреп, эшне оештырмаса кул кушырып утыра идек. Без Петербурның "Связьстрой" дигән фирмасында эшләдек. Алар субподрятчылар иде.

Эшләр көрәккә төртелеп калган булган
Анда эшне оештырганда аңлашылмый торган әйберләр шулкадәр күп. Мисал өчен, төгәллисе эшләр бар, әмма Сочиның үзендә бу эшләрне башкарырдай белгечләр булуга карамастан, алар эшкә җәлеп ителми. Ник алай икәнен без тәки аңламадык.

Читтән эшкә дип алынганнар техникада бөтенләй эшли белми. Техникага килгәндә, бөтен нәрсә бар анда, барсы да өр-яңа. Әмма эшли белүче кеше юк. Анда барлык эшләр без килгәнче көрәккә төртелеп калган булган. Безнең белән килгән иптәш егетебез юл төзелеше техникасына менеп утыруга эшләр хутка китте", ди Зиннур.

Бу автобуслар кую, төзәтү урыны (АТП) Сочи Олипиадасы өчен 1 декабрьгә үк әзер булырга тиеш булган. Зиннур сүзләренчә, ул әле дә әзер түгел. 4 гыйнвар көнне Татарстаннан бу АТП-ны төзеп бетерергә тагын бер төркем эшчеләр киткән.

Сочи Олимпиадасына хезмәт күрсәтергә дип Татарстаннан җибәрелгән "Буревестник" ширкәтенең автобуслары да әлеге АТП-га куелырга тиеш булган. Зиннур сүзләренчә, бу корылма әзер булмаганга, аларны юл кырыендагы машина кую урынына урнаштырганнар.

Сочидагы җитешсезлекләрне бетерү өчен бөтен Русиядән эшчеләр җәлеп ителгән. "АТП эчендә автобусларны юу урыннарын Перьмнән килгән эшчеләр урнаштырып йөрде. Хәзер анда эшләүчеләр күбрәк Грузия якларыннан. Чуашстаннан килгән штукатур-буяучылар белән 24 декабрь көнне бергә кайттык", ди Зиннур.

Сочида полициянең кирәгеннән артык кылануын да әйтә ул. "Эш киемендә булмасаң сине туктатып документларыңны тикшерә башлыйлар. Безнең белән Алексеевскидан эшкә килгән ике егет даруханәгә барган иде. Аларны тотып алып полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аларның юлламаларының (командировочный) вакыты чыккан булган. Һәрберсенә мең ярым сум штраф салып җибәргәннәр. Мондый хәлләр Сочида хәзер һәр адым саен. Волгоградтагы террор гамәлләреннән соң үзбәк-таҗикларны Сочига кертми башлаганнар. Русия паспортың белән бергә эшкә җибәрелүең турында кәгазең дә кулыңда булырга тиеш", ди Зиннур.

Бүленгән акчаларның өчтән бере урланган

Белгечләр Олимпия корылмаларын төзегәндә җитешсезлекләрнең төбендә бүленгән акчаларны урлау ятканлыгын белдерә.

Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Халыкара чаңгы спорты федерациясе президенты Жан-Франко Каспер Швейцариянең SFR телерадиокомпаниясенә әңгәмәдә Олимпиада уеннары өчен бирелгән акчаларның өчтән беренең урланганын сөйләде. Каспер хисаплавынча, якынча 13 миллиард евро акча урланган.

2013 елның май ахырында РПР-ПАРНАС фиркасе рәистәше Борис Немцов һәм “Солидарность” хәрәкәтенең сәяси шура әгъзасы Леонид Мартынюк “Субтропикларда кышкы Олимпиада” дип аталган хисапта Олимпиада проектның зур алдашуга корылуын һәм илне талау буларак бәяләгән иде.

Немцов һәм Мартынюк белдерүенчә, бүленгән акчаларның 50-60%ы урланган. Хисапта иң күп акча урлаучыларның “Олимпстрой”, РЖД һәм “Газпром” ширкәтләре икәнлеге күрсәтелә. Хисап ясаучылар уеннарга әзерләнүнең әшнәлеккә корылганлыгын, зур төзелеш эшләрен башкаручы ширкәтләрнең башында Русия президенты Владимир Путинның дуслары торуын да белдерә. Немцов һәм Мартынюк фикеренчә, бу хәл төзелеш эшләре бәяләренең кискен артуына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатсыз булуына сәбәп булып тора.
XS
SM
MD
LG