Accessibility links

Станфордта төрки моңнар яңгырады


"Төрки дөнья төсләре" чарасына чакыру кәгазе
"Төрки дөнья төсләре" чарасына чакыру кәгазе

11 гыйнвар көнне Станфорд университетында "Төрки дөнья төсләре" дигән чара узды. Сан-Франциско татарларының "Ай, былбылым" төркеме анда дистәләп җыр башкарды.

Американ төрки-татар берләшмәсе (АТТБ) каршындагы "Ай, былбылым" төркеме әлеге чарада уйгыр, казакъ, чуаш, азәри, төрек, кырымтатар, гагауз һәм татар җырларын һәм биюләр башкарган.

Оештыручылар әйтүенчә, чарага 130дан артык кунак килгән. Башта аларга төрки дөнья турында гомум мәгълүмат бирелгән. Аннаы һәр җыр алдыннан берәр төрки халыкның тарихы, халык саны, мәшһүр кешеләре турында сөйләгәннәр.

Американ төрки-татар берләшмәсенең идарә рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, бу чараның максаты – дөньяга төрки халыкларның мәдәниятен таныту булган.

"Төрки халыклар бер-берсеннән бераз аерылса да, алар бер агачның ботаклары кебек, телләре һәм көйләре бик якын. Уйгырдан алып Төркиягә, Татарстаннан алып Азәрбайҗанга кадәр без нигездә бер гомуми телдә сөйләшәбез" ди ул.

Тамаша беткәч ике профессор сүз алып оештыручыларга, шул исәптән, "Ай, былбылым" төркеменә, аның җитәкчесе Диләрә Чапаноглыга рәхмәт белдергән.

Чарада яңгыраган берничә җырның видеоязмасын тәкъдим итәбез:


"Шаңгыр-шаңгыр", чуаш халык җыры


"Татар чишмәсе", гагауз халык җыры


"Думбра", кырымтатар халык җыры


"Ай, былбылым", татар халык җыры

Чараны Станфорд университеты, Станфорд мәдәни бәйләнешләр клубы һәм Американ төрки-татар берләшмәсе оештырган. Җыр һәм биюләрдән тыш кунакларга милли ашлар дә тәкъдим ителгән.

Әйтергә кирәк, бу Сан-Франциско татарларының беренче генә мәдәни чарасы түгел. Моңа кадәр алар Тукай, Сәйдәш кичәләре оештырды. Ел саен Сабантуйлары уздыралар, балалар өчен рәсемле сүзлек чыгардылар. ​
XS
SM
MD
LG