Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

«Рубин»ның баш остазы итеп Ринат Биләлетдинов билгеләнде


“Рубин” футбол такымының баш остазы итеп Ринат Биләлетдинов билгеләнгән. Биләлетдинов сүзләренчә, килешүнең беренчел вакыты ел ярым.

«Ләкин кайбер нечкәлекләр бар», дигән ул “Чемпионат.com” сәхифәсенә.
«Татар-информ» язуынча, Ринат Биләлетдинов бернинди төптән үзгәртүләр булмаячагын әйткән.

«Чөнки такымга уенчыларны югалтуга карамастан, югары профессионаллар җыелган. Беркемне дә чыгарырга уйламыйм. “Рубин” уенчылары хәзергедән югарырак урыннар алырга сәләтле”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG