Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балага Олимпиада дип исем кушып кына эш бетми


Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов республикада балага исем кушканда сәяси шаукымга бирелмәүләрен әйтә. Сәяси, спорт вакыйгалары белән бәйле исемнәр кушканда төптән уйларга кирәклеген белдерә.

Сочида яшәүчеләр яңа ел төнендә туган кызларына Олимпиада дип исем кушты. Бу хакта шәһәрнең Үзәк районы ЗАГСы җитәкчесе белдерә. Ул баланың фамилиясе һәм әти-әниләренең кемнәр икәне хәбәр ителми.

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов сүзләренчә, Русиядә балага Олимпиада дип исем кушу элек тә булгалаган. Сочидагы бу исем турында хәбәр таралгач интернетта төрле сәхифәләрдә "бу исем яңалык түгел, элек тә булган һәм хәзер сирәк кенә булса да кушыла", "минем дус кызымның исеме Олимпиада", дип язучылар булгалады.

Олимпиада исемле беренче күренекле хатын-кызларның берсе Александр Македонскийның әнисе булган, ул ире Филипп борынгы Олимпия уеннарында җиңгәнгә бу исемне алган", дип яза Википедия.

Сочи Олимпиадасына карата төрле фикерләр бар. Бу халыкара спорт чарасына әзерлек эшләре барганда дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләр дә яңгырады. Русиядә гей һәм лесбияннарның ирекләре кысылу, сәяси тоткыннар булу, Олимпиада акчаларының урлануы өскә калыкты.

Хафизов тарихта кала торган вакыйгаларга бәйле исемнәрне кушарга теләүчеләргә алдан ныклап уйларга киңәш итә. "Бу исем Олимпиада үткәрелү уңаеннан кушылгандыр, бәлки. Әмма балага исемне бүгенге көн күзлегеннән чыгып кына кушарга ярамый. Иң беренче чиратта баланың киләчәге, аның шушы исемне гомере буе күтәреп йөриячәге турында уйларга кирәк. Исемнең эчтәлеген аңлый белү дә зур әһәмияткә ия", ди Хафизов.

Аның фикеренчә, әгәр берәрсе Казан Универсиадасы шаукымы белән бу исемне кушкан булса, шау-шу уза, чара тарихта кала, ә бу исемне йөрткән кешегә гомере буе аның белән яшәргә туры киләчәк. "Без соңгы биш ел эчендә кушылган исемнәрнең барсын да карап чыктык, әмма бер бала да Универсиада дип аталмаган", ди Хафизов.

Шулай да Татарстанда 2013 елда бөтенләй көтелмәгән исемнәр, мисал өчен, Аделиада, Арманда, Божена, Афина, Зара, Ирода дигән исемнәр белән атаучылар булуын да әйтә ул.

Хафизов татарстаннарның бүгенге сәясәттәге шәхесләр, дәүләт җитәкчеләренең, мисал өчен, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президенты Владимир Путин исемнәре шаукымына бирелмәүләрен белдерә.

"Бу исемнәр элек-электән килә. Аларны ел саен бер чама кушалар. Татарстанда 2013 елда 85 малайга Рөстәм, 121 балага Владимир исеме кушканнар. Узган ел алты баланы Миңтимер дип атаганнар. Миңтимер исеме соңгы биш ел эчендә 19 мәртәбә кушылган. Моңа ошаш булган Тимур исеме хәзер бик популяр. Ул икенче урында тора. Узган ел 850 балага кушканнар аны", ди Хафизов.

Узган ел Татарстанда Әмир исеме беренчелекне алган, бу исем 980 балага кушылган. ЗАГС белгече Кәрим исеменең дә бик популяр булуын әйтә. 663 баланы Кәрим дип атаганнар. Аннан соң Данил һәм Камил исемнәре килә.

Хафизов кызларга ниндидер бер исемне генә күпләп кушмауларын, бик популяр исемнәрнең малайларныкы белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк булуын әйтә. Узган ел 578 кызга Азалия, 571 кызга Әминә дип исем биргәннәр. Соңгы вакытта Самира, Ралина дигән исемнәр популярлаша башлаган. Алар 2013 елда 500 чиген узган. "Кызлар арасында элеккеге исемнәр сирәк очрый хәзер", ди Хафизов.

2013 елда беркадәр Фирүзә исеме дә кушылган. "Мөгаен, телесериал йогынтысы булгандыр", ди Хафизов.
XS
SM
MD
LG