Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның элекке министры Киевта бәрелешләрдә яраланды


Яраланган Юрий Луценко
Яраланган Юрий Луценко
Киев прокуратурасы 11 гыйнварга каршы төндә мәйданда булган бәрелешләр вакытында элекке эчке эшләр министры Юрий Луценкога һөҗүмне тикшерү өчен җинаять эше ачты. Луценко "Өченче украин республикасы" исемле оппозиция хәрәкәтен җитәкли. Сәясәтченең башында өч гематома булуы, баш мие селкенгәне хәбәр ителә.

Кичә мәхкәмә 2011 елда Киевта Ленин һәйкәлен шартлату омтылышы өчен өч кешегә алты ел төрмә җәзасы дигән карарын чыгарганнан соң үзәк урамнарга калык моңа ризасызлык белдереп чыкты. Иминлек көчләренең махсус "Беркут" төркеме халыкны көч кулланып таратты, дистәләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG