Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга яла яккан китап кабат тикшереләчәк


Тейфук Гафаров (с) һәм Әкрәм Әбделватов Ислям Терек (Киров) район мәхкәмәсе бинасы янында
Тейфук Гафаров (с) һәм Әкрәм Әбделватов Ислям Терек (Киров) район мәхкәмәсе бинасы янында

Кырымтатарларга яла яккан китап җәнҗалы дәвам итә. 9 гыйнвар Кырымның район мәхкәмәсе бу җинаять эшен кабат тикшерүгә юллады.

9 гыйнвар көнне Кырымның Ислям Терек (Киров) район мәхкәмәсендә Владимир һәм Мария Ширшовларның "Көнчыгыш Кырымның хәтирә китабы. Хәтердә тотуны сорыйбыз" ("Книга памяти Восточного Крыма. Просим помнить") исемле китабы белән бәйле мәхкәмә утырышы узды. Мәхкәмә бу җинаять эшен кабат тикшерүгә юллаган. Район прокуратурасы исә эшне ябарга сораган, чөнки китапта милләтара низагны чыгарган нәрсә юк дип исәпли. Бу хакта Донецки институтында китапка ясалган экспертизаның нәтиҗәләре дә китерелгән.

Август аенда чыккан бу китапта кырымтатарларга багышланган 11 сәхифәлек "Кырымтатар мәсьәләсе" ("Крымскотатарский вопрос") исемле бүлектә сугыш елларында 20 меңләп кырымтатар нацилар белән хезмәттәшлек иткән диелә, кырымтатарларның сөргенлеген аклаган юллар да бар.

Моңа каршы узган елның 12 августында меңгә якын кырымтатар Ислям Терек район администрациясе каршында митинг үткәргән иде, чөнки бу китапны нәшер итүгә район бюджетыннан 15,5 мең гривня аерылган иде.

Моннан соң Рифат Чубаровның депутатлык соравы буенча җинаять эш кузгалган иде.

Шулай итеп, бу эш 9 гыйнварда каралды. Бер яктан Донецкидагы институт китапта милләтара низаг чыгарган юллар юк дип нәтиҗә чыгарса да, мәхкәмә эшне кабат тикшерүгә юллаган.

Мәхкәмәдә Ислям Терек район мәҗләсенең рәисе Әкрәм Әбделватов, Мәҗлеснең юридик бүлеге җитәкчесе Тейфук Гафаров катнаштылар.

Азатлык радиосы Әкрәм Әбделватов белән сөйләште.

– Сез нинди бәя бирер идегез узган мәхкәмә утырышына?

– Мәхкәмә экспертизага карап эш итте, ә экспертиза бары тик китап авторы белән сөйләшеп нәтиҗә чыгарды. Шуның өчен без бу эштә әле нокта куярга иртә дип исәплибез.

– Нәрсә эшләргә җыенасыз?

– Безне карар канәгатьләндермәсә без аппеляция бирергә әзерләнәбез. Бу беренчедән. Икенчәдән, китапта сугыш елларында разведчик булган, фашистлар тарафыннан кыйналып үтерелгән, орден белән бүләкләнгән Алимә Абденнанованы да Ширшов сатлыкҗан дип язып чыккан. Без хәзер Алимә Абденнанованың туганнарын табып, алар исеменнән Ширшовка тагын бер, инде гражданский эш ачарга планлаштырабыз.

– Ә дәүләт хисабына чыккан китаплар кая хәзер?

Ширшовлар китабының тышлыгы
Ширшовлар китабының тышлыгы
– Шул бюджеттан аерылган 15,5 мең гривняга чыгарылган 360 нөсхә администрациядә саклана, ләкин спонсорлардан тупланган акчага чыгарылган тагын 850 нөсхәне Ширшов үзе таратып йөри. Аларның бер өлеше ветераннарга, тагын бер өлеше – авыл советлары, авыл китапхәнәләренә 20-30 нөсхә таратылыганын беләм. Мин Ислям Терек район ветеранлар шурасы рәисе Светлана Мерцаловага бу эшнең асылын аңлатырга тырышам, нәрсә булыр, белмим. Ә инде бюджет акчасына чыккан 360 китап буенча район шурасы дүрт депутаттан торган комиссия барлыкка китерде, ул дүрт кешенең икесе кырымтатар, аларның берсе – мин. Бу китапларның яртысын безгә бирергә уйлыйлар, ә без һәммәсен таләп итәбез, ләкин район администрациясе рәисе Олег Гордеев курка. Ул иртәгә монда байрак күтәреп Родивилов кебек кешеләр җыелып тагын мине гәепләрләр ди. (Родивилов – Кырым Югары Радасының элекке депутаты, төрле мәсьәләләрдә кырымтатарларга даими каршы чыккан кеше – д.о.). Безнең кулыбызга бюджет акчасына чыккан тираж бирелсә без һич булмаганда кырымтатарларга яла ягккан 11 сәхифәне ничектер китаптан алып ташлар идек. Бу мәсьәлә ачык тора хәзәр. Август аенда безнең акциялар нәтиҗәсендә хакимиятләр, җирле прокурор китапның бөтен тиражын сак астына алабыз дигән булсалар, соңыннан алар позициясе ничектер үзгәрде. Күрәсең, аларга өстән шундый күрсәтмә бирелгән дип уйлыйм.

Мәхкәмәдә катнашкан Мәҗлеснең юридик бүлеге җитәкчесе Тейфук Гафаров исә кабат, объектив экспертиза нәтиҗәсен бары тик тарихчы белгечләрнең ул тарихи чорда булган фактларга биргән бәяләренә күрә генә чыгарырга мөмкин, диде. Ул китапта китерелгән ялган фактларны, ксенофоб чыгышларны кире кагу өчен бу эшкә тарихчыларны һәм тарихи документлар базасын җәлеп итәчәген белдерде.

Август аенда бу китап зур җәнҗалга китерде. Китапны хәтта дәрәслек буларак мәктәпләрдә куллану күздә тотыла иде.

Бу җәнҗал Украинаның магариф министры Дмитрий Табачникка барып җитте. "Төрле төбәкләрдә басылган, педагогик, психологик хаталар тулган китапларның мәгариф министрлыгына бер катнашы да юк, андый китапларны дәрес вакытында куллану катгый тыела. Мондый китапларны чыгаруны бары тик наданлык, аларны язучыларның белеме җитмәү белән генә аңлатып була", дигән иде мәгариф министры Димитрий Табачник Киевта яңа дәреслекләргә багышланган матбугат очрашуында.

Ширшовлар китабында сатлыкҗан итеп курсетелгән Алимә Абденнанованың Керич янындагы Җиде Къую районында торган һәйкәлен исә яңадан реконструкция итү өчен кырымтатар җәмәгатьчелеге акча туплый башлады.
XS
SM
MD
LG