Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:48

Казанда "Төрки дөнья башкаласы" чаралары апрельдә башланачак


ТЮРКСОЙ илләре вәкилләре тарафыннан 2014 елның мәдәни башкаласы итеп сайланган Казанда бу зур вакыйгага багышланган чаралар Габдулла Тукайның туган көнендә башланачак, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Бу хакта Мәдәният министрлыгы карары бар.

Быел "мәдәни башкала" програмы кысаларында VII Болгар җыены, "Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай - бөек мәгърифәтчеләр", Төрки дөньяда каюлы күн сәнгатенә багышланган фестиваль, ТЮРКСОЙ илләре сынчылары форумы, төрки милләтләрнең музыкасы һәм әдәбияты, тел тарихына багышланган фәнни-гамәли җыеннар үтәчәк.

TurkVizyon җыр бәйгесе дә быел Казанда үтәчәк. Узган ел Төркиянең Искешәһәр каласында узган халыкара телевидение бәйгесендә Татарстан дүртенче урынны алды. Төрки илләрнең мәдәният башкаласы чаралары кысасында беренчесе оештырылган бәйгедә Татарстанны Алинә Шәрипҗанова вәкиллек итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG