Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2014 ел имамы сайланачак


Татарстан Диния нәзарәте пленумы утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2014 елда республикада "Ел имамы" сайланачак, дип белдерде. Иң актив имамга бүләк Хаҗга бару булачак, дип игълан ителде.

12 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлед ән-Нәби бәйрәмен уздырды. Анда Русия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Шулай ук Диния нәзарәте 2014 елны дини гореф-гадәтләрне торгызу елы, дип игълан итте.
XS
SM
MD
LG