Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27
Шушы көннәрдә татар җәмәгатьчелегенә “Татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеге тәкъдим ителде. Исемлекне "Гаилә һәм мәктәп" журналы тәкъдиме белән әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов төзегән.

Исемлек өчкә бүленгән: башлангыч сыйныф, урта сыйныф, өлкән сыйныф укучылары өчен китаплар. Шунысы да искәртелгән – бу китаплар мәктәп програмыннан тыш укылырга тиешле икән.

Ике бала анасы буларак, мин бу исемлекне зур игътибар белән карап чыктым. Дөресен генә әйткәндә, исемлеккә кергән кайбер әсәрләр турында озак кына бәхәсләшеп тә булыр иде. Һәрхәлдә, азмы-күпме татар әдәбияты белән таныш кешегә кайбер китапларның 100гә тулып, исемлектә түгәрәк сан килеп чыксынга гына, йә автор үпкәләмәсенгә генә өстәлгәне ярылып ята. Әмма сүзем ул хакта түгел. Барлы-юклы татар әдәбиятын әйбәт-начарга бүлеп утырырлык түгел әле хәлебез: татарча укысыннар гына, яхшысы күңелдә калыр, сыйфатсызы онытылыр. Яшәешебездә татар китабына бәйле проблемнар да бар, һәм аларны тиз арада хәл итү кирәк.

Кайдан китап табып була?

Исемлек төзелүе начар түгел үзе: әдәбиятны белмәгән, әмма баласына татар китабын укытырга теләгән ата-аналарга нигез була ала ул, эш башлау өчен уңайлы. Башка халыкларда да андый исемлекләр бар. Мәсәлән, Төркия галимнәре төрек балаларына төрек китапларын гына түгел, дөнья әдәбиятын да тәкъдим итә. Рус галимнәре дә күптән төзеде. Хәзер менә, ашык-пошык кына төзелгәнлеге сизелеп торса да, бездә дә бар.

​Ярый, ата-аналар, укытучылар бу исемлекне күрүгә, шушы китапларны (хәер, башкаларын да, сүз гомумән татар китабы турында) эзли башладылар ди. Замана кешесе китапны каян эзли? Китапханәдән эзләп табу иң эффектив ысул, әмма, иманым камил, бик азлар гына китап сорап китапханәгә мөрәҗәгать итәр, чөнки анда йөрү гадәте бетте инде. Тагын ике ысул кала – китап кибете һәм интернет. Тик алары татар китабына карата бик сүлпән шул. Мәсәлән, “тиеш”ле исемлеккә кергән китапларның күбесен алардан табып булмаячак.

Бу бит нык артта калганлык, җәмәгать! Татар язучылары корылтайларында "Татар китабы укылмый, әдәбият үлеп бара" кебек зарларның сәбәбе шул түгелме соң? Хәер, язучылар үзләре сәбәбен халыкка сылтап калдырырга ярата – имеш, укымыйлар. Укыйлар, кызыклы китапны нишләп укымасыннар ди! Тик менә нәрсә: китапны халыкка укытыр өчен аны язу һәм бастыру гына җитми, аны халыкка күрсәтергә, тәкъдим итә, сата белергә дә кирәк.

Хәзер кем көндез шәм яндырып китап эзләп йөрсен инде? Сирәк китапны бигрәк тә авыр, ә исемлектәгеләрнең шактыен сирәк китапларга кертү кирәтер, чөнки бер-ике тираж белән кайчандыр басылганнар да, таралганнар, китапханәләрдә берничә данә калган. Күренеп, табылып торсын ул китап, шул очракта алыныр да, укылыр да. Мәсәлән, Татарстан министрлар кабинеты заказы буенча ачылган tatknigafund.ru сайты популяр бит, анда тупланган 1702 китапны укучылар бар (әмма сайтта китапны суыртып алу мөмкинлеге юк, үзендә генә укыйсы, ә бу уңайсыз). Тик менә иренмичә исемлек буенча тикшереп чыктым, “тиеш”ле исемлектәгеләрнең бик азы гына бу сайтка кертелгән икән. Кызганыч.

Китапны ничек сатарга?

Без бит китапны бушлай сорамыйбыз. Сатсыннар, алырбыз, башка китапларны сатып алабыз бит. Әйтик, интернетта татар китаплары кибете булдырып, аны тиешенчә яхшы итеп эшләтсәң, реклам биреп, максатчан аудиториягә дөрес формада, маркетинг алымнарын кулланып хәбәр таратсаң, әллә халык интернетта китап алмас идеме? Сата белгәндә һаваны да сатып була, мин моны маркетинг белән шөгыльләнүче кеше буларак әйтәм. Ә бит тарихка күз салсак, татарларда сату осталыгы булырга тиеш кебек.

Интернет аша китапның кәгазь вариантын да, электрон вариантын да сатып була, соңгысы яшьләр, мәктәп балалары өчен уңайлырак, чөнки алар китапны планшетка йә китап укыгычка (book reader) кертә дә, җае туры килгәндә укып йөри. Мин үзем шулай итеп китап укучы бик күп яшьләрне беләм, минем бала да китапны күп очракта шулай укый.

Бу ысул яңалык түгел инде. Мәсәлән, Русиянең китап сатучы иң эре интернет-кибете 1998нче елда ук барлыкка килде. 15 ел элек. Без шул кадәрле артта калдык мени соң?!

Ярый, әйтим инде, татар китаплары сата торган интернет-кибетләр гел юк түгел. Әмма төрлелек аз, шуңа аларга игътибар да шуның кадәр генә.

Оффлайндагы китап кибетләре турында да әйтми булмый. Сез ничә татар китабы кибетен беләсездер, мин үзем берне генә беләм – ул Казанда Бауман урамындагы бер бинаның подвалында эшли. Җыйнак, матур кибет. Сүз әйтерлек түгел. Әмма ул күренми диимме соң? Әле менә бер көнне генә шул кибеттә китап сайлый идем, шунда "Ниһаять, сезне таптым!" дип бер ханым килеп керде. Баксаң, Бауман урамы буйлап татар китабын эзләп шактый йөргән, өстәге (җир өсте турында сүз бара) китап кибетләренә кергән, ә татар китабын таба алмаган. Шуннан аңа берәүләр җир асты кибетен күрсәткәннәр.

Бу кибетнең өстәге элмә тактасы да бит күренмәс дәрәҗәдә эшләнгән, Бауман урамы буйлап барганда аны күрми дә узып китәсең. Кыскасы, кибет – белүчеләр өчен генә. Белмәүчеләр аны мәңге дә күрә алмаячак. Әле белеп тә таба алмаучылар байтактыр. Юкса, Бауманга чыгып тора торган өлешендә дә күрсәткечле элмә такта эшләп буладыр бит? Инде гел булмаса татар аудиториясе җыелган урыннарда (мәсәлән, театрларда) бу кибет рекламы һәм харитасы (картасы) басылган буклетлар, визиткалар таратып була. Реклам тарату чаралары бихисап, бушлай чаралар да җитәрлек, алар хакында мәгълүмат интернет тулы. Никадәр күбрәк кеше җәлеп ителсә, татар китабы шулкадәр күбрәк сатылачак. Бәлки, зарлануга вакыт әрәм итмичә, җиң сызганып практик юнәлештә эшләп алу кирәктер?

Тагын бер зур проблема – татар китаплары сата торган мультибренд кибетләре булмау. Бауман урамындагы кибеттә бер нәшрият чыгарган китаплар гына сатыла. Татар китапларын ул гына чыгармый бит, башкалары да бар. Барлык нәшриятларның ассортиментын бергә туплап, татарлар күпләп туплана торган тирәдәрәк татар китабы супермаркетын ачсаң, начар булмас иде бит? "Керемсез булачак!" дип каршы төшәргә ашыкмагыз, керемле итеп була аны, чаралары бар.

Китап сатуның тагын бер көчле ысулын авторлар да, нәшриятлар да куллана ала. Ул да булса – абунә (подписка) аша китап сату. Китап каталогын аерым да таратып була, әмма иң үтемлесе – татар газеталарына реклам мәгълумат урнаштыру. Татар газеталарын укучылар – нәкъ татар китабы аудиториясе бит инде. Язылган китапны абунәчеләр санына карап та, кирәк кадәрле генә дә бастырып була. Мондый кулай алымны кайбер татар нәшриятләре һәм аерым язучылар инде куллана, афәрин аларга!

Кыскасы, нидер эшләргә кирәк, болай калу ярамый. Берәүләр "тиеш" исемлек төзи, икенчеләр китап таба алмый, өченчеләр булган китапны сата алмый – бу нинди күренеш соң? Барысын берләштерүнең әзер схемалары бар бит, аның өчен баш ватасы түгел, башка халыклар нишләгәнен генә карыйсы, тәҗрибәләрен өйрәнеп, тәвәккәллисе генә кала.

Татарга китап институты кирәкме? Эшләрлек булса – кирәк ул. Үз алдына, отчет өчен түгәрәк өстәлдер, корылтайлар үткәреп сүз һәм зар гына сөйләрлек булса – кирәге юк, аның өчен татар конгрессы бар бездә.

Эшлекле тәкъдимнәр, инициативалар булыр дип ышанып калам.

* * * *

Бу язмага комментар калдырырга теләүчеләргә үтенечем бар. Сүзегезне соңгы укылган татар китабы турында һәм аны кайдан алуыгыз хакында язудан башлагыз, зинһар. Бер-беребезгә мәгълүмат бирешик.

Алсу Исмәгыйлева
маркетинг белгече, журналист

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG