Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

Финляндиядә мәктәптә өч мөселман булса, ил кануннары нигезендә, аларга ислам дине укытыла. Татар балалары дин дәресләрен мәхәллә имамында өйрәнә. Бу көннәрдә Финляндия татарлары “Сүрәләр һәм догалар” дигән китап чыгарды.

Хәзер мөселманнар өчен дини китапларның ниндие генә юк. Финляндия татарлары да “Сүрәләр һәм догалар” дигән яңа китап нәшер иткән. Бу хакта Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев белән сөйләштек.

Рамил хәзрәт, бу китапның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Бу басманы балаларыбызга дип чыгарырга уйлаган идек, ләкин бөтен мәхәлләбез өчен бастырырга карар кылдык. Анда кыска сүрәләрне, озын сүрәләрнең төрле өлешләрен һәм көндәлек тормышта кулланыла торган догаларны бер җыентыкка тупладык. Бу эш бер ел элек башланып китте һәм хәзерге вакытта китапта 30лап сүрә һәм унлап дога урын алган.

Рамил Беляев

Рамил Беляев

Бу китапта өч тел кулланылган. Беренчедән, Коръән сүрәләре һәм догаларыбыз гарәп телендә языла һәм шуның астында транскрипциясе бирелә. Ягъни, гарәп телен яхшы укый белмәгән, ә үзен-үзе тикшерергә теләүче кеше транскрипциядән укып төзәтә ала. Аннары татар теленә һәм фин теленә тәрҗемәсе бирелә.

Татар телен зәгыйфьрәк белүчеләр дә бар, аннары сер түгел, балалар фин балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә йөри. Шуңа финчасын да бирергә булдык. Дини татар теле ул шактый авыр. Анда көндәлек аралаша торган сүзләр аз, шуңа татар телендә укып аңламасалар, фин теле аша аңлый алалар. Фин телендәге текст татар телен өйрәнүгә таяныч булып тора. Ишеткәнебезчә, фин теленең дә булуын халык бик хуплап кабул иткән, чөнки аның аша Коръәннең мәгънәләрен җиңелерәк аңлыйбыз, диләр.

Бу 30 сүрәне нәрсәдән чыгып сайладыгыз?

– Безнең укыту планына таяндык, чөнки балаларны укыткан вакытта аларга билгеле бер сүрәләрне өйрәтергә тиешбез. Безнең мәхәлләдә 15 яшен тутырган балалар имтихан тапшыра. Менә шул имтиханга кергән сүрәләр һәм догалар кертелде. Заманында бабайлар авылда укыган сүрәләребезне дә керттек.

Без бу китапны уку дәреслеге буларак әзерли башладык. Аннары безнең татар оешмабыз башкармасында сөйләшү булды һәм бу китапны балаларыбызга гына түгел, ә бөтен халкыбыз өчен таратырга дигән карар чыгардык. Китапны 700 данә итеп бастырып бөтен халыкка тараттык һәм аны балаларыбызның уку процессында куллана башладык.

Ә дин дәресенә ничә бала йөри?

– Безнең Финляндиядә 1948 ел белән 1969 еллар арасында төрек халык мәктәбе булган һәм татарлар башлангыч белемне шунда укыган. 1969 елда балалар саны азаю сәбәпле ул мәктәп ябылган, ләкин уку безнең мәхәлләбездә дәвам ителгән. Балаларыбыз атнага бер тапкыр килеп бер сәгать дин, бер сәгать ана теле дәресләрен уку традициясен дәвам итә.

Китап тышлыгы

Китап тышлыгы

Хәзерге вакытта, ялгышмасам, 16 бала укый. Кагыйдәләр нигезендә, без 7-15 яшь арасындагы балаларга дәресләр бирәбез. 3-7 яшьтәгеләргә балалар бакчасы бар. Анысы шимбә көнендә эшли. Балалар өч сәгатькә килеп татарча сөйләшәләр, җырлыйлар, бииләр, кул эшләре эшлиләр. Ә зурракларга җитдирәк програм каралган. Инде әйтүемчә, 15 яшендә алар дини имтихан тапшыра.

Финляндиядә шундый канун бар. Әгәр мәктәптә өч мөселман баласы укыса, ул мәктәп ислам дине дәресләрен укытырга тиеш була. Күп мәктәпләрдә ислам дине дәресләре алып барыла. Әгәр ислам дине дәресләрендә укучы катнашмаса, аңарга дөнья диннәре дигән дәресне үтәргә кирәк, чөнки мәктәптә укыган баланың диннәр турында белеме булырга тиеш. Менә кайбер мәктәпләр балаларга үз җәмгыятьләре биргән дәресләрендә катнашырга рөхсәт итә һәм ул балалар мәктәптә түгел, ә бездә дин өйрәнә. Безнең өйрәткән белемнәребез дәүләт күләмендә кабул ителә. Шәһәдәтнамәне мәктәпләргә җибәрәбез.

Әти-әниләр әлбәттә үзебезнең татар дини мирасны өйрәтергә тели, шуңа күрә алар балаларын безгә китерә. Без үзебезнең динебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихны да кушып өйрәтеп киләбез.

Әле тагын да күбрәк дәреслекләр ясау планда тора. Барлык програмны заманчалаштыру карала. Бу китапның чыгуы беренче адым дип санарга мөмкин.

Китап кайсы нәшриятта басылды һәм ул ничә битле?

– Без китапларыбызны нигездә Эстониядә бастырабыз, чөнки ул арзанракка төшә. Анда әүвәл кулланган матбугат йортында бастырдык. Китап үзе 90 битле һәм ул дүрт төсле.

Басмага ихтыяҗ зурмы?

– Китап булмаса укырга да материал юк дигән сүз. Әгәр ул китап басылып чыгып халыкка таратылса аны берсе укымаса да, икенчесе файдалана ала. Намазларыбызга килгән халыкның кайберләре догаларны кабатларга теләсә, яки берәр яңа дога өйрәнергә теләгән булса ул бу китапны куллана ала. Аннары халкыбыз сүрәләрнең мәгънәсен белергә тели. Ул теләк яшендә дә, картында бар. Мин намазда Коръәнне укыганда нинди сүзләр әйтәм икән дип кызыксыналар. Ә татар, фин, гарәп телен ярдәмендә алар моңа төшенә ала. Димәк, аңламаган килеш кенә намаз уку түгел, ә укыган сүрәләрне аңларга да бер мөмкинлек бирә торган китап.

Әлеге басманы чыгару идеясе кайдан килде?

– Балаларны укыткан вакытта сүрәләрне, догаларны төрле-төрле китаплардан җыеп кәгазьгә копияләрен төшереп балаларга таратырга туры килә иде. Эчендә барысы да булган китап чыгарасы иде дип уйлый башладым. Бу хакта башкармабызга аңлаттым, да алар моңа каршы килмәде. Бу китапны чыгаруда күп кешенең ярдәме булды. Фин, татар, гарәп текстларын, транскрипцияләрен карап чыктылар. Татар теленә тәрҗемәсен Татарстанда басылып чыккан Ногмани Коръән тәфсиренә таянып эшләдек.
Китап эчтәлеге

Китап эчтәлеге


Коръәннең фин теле тәрҗемәсен тарихта беренче тапкыр 1942 елда дөнья күргән, милләттәшебез Зиннәтулла Әхсән Бөре инглиздән фин теленә тәрҗемә иттерткән тәрҗемәне кулландык. Ә догалар өлешен Һелсинки университетында гарәп теле укытучысы Сильвия Акар махсус ярдәм итте. Монда тулы коллектив булып эшләдек. Тышкы дизайнны эшләгәндә безнең җәмгыять рәисе Атик Алиның да фикерләре күп яңгырады. Матбугатка бастыруга хәзерләүне Сеппо Һәннинен башкарды. Мәхәлләбездә ана теле укытучысы Хамидә ханым Чайдам китапның татар теле текстларын төзәтте. Гомуми тикшерүне мәхәлләбезнең дини эшләр хәяте үтәде.

Бу "Сүрәләр һәм догалар" китабының беренче өлеше иде. Планыбызда аның икенче томын да бастыру тора. Ул эш башланды, быел бетерербез дип өметләнәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG