Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда беренче тапкыр Мәүлид узды


Болгарда Мәүлид бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:19 0:00

Болгарда Мәүлид бәйрәме

12 гыйнвар кичендә Татарстанның Болгар тарихи шәһәрчегендә Мәүлид билгеләп үтелде. Ак мәчеттә көчле иминлек чаралары күрелеп уздырылган чарага республика түрәләре, район имамнары, Русиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре килде.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы дигән мәгънәгә туры килгән Мәүлидкә 300дән артык кеше катнашты. Болгардагы Ак мәчеттә беренче тапкыр уздырылган бу чарага килгән һәр кеше көчле тикшерү аша гына кертелде. Моны кайбер журналистлар соңгы араларда Татарстанда ислам диненә кагылышлы булган вакыйгаларга бәйләп караса, башкалар президент булган чарада мондый тикшерүләрнең гадәти хәл булуын әйтергә тырышты.

Кичке биштә башланасы чарага күпләр алдан ук килгән булып чыкты. Имамнар чара башланганчы үзара хәл-әхвәл сорашса, түрәләрнең кайберләре фотога төшүне өстен күрде. Бу арада Татарстан мөфтие журналистлар белән очрашып аларның сорауларын җаваплады, Мәүлид Ән-Нәбигә карата үз фикерләрен белдерде.

"Коръәндә Аллаһы Тәгалә "Әй Мөхәммәт! Әйт аларга, Аллаһның нигъмәтләренә һәм рәхмәтләренә карата шатлансыннар", дигән. Ягъни, Аллаһы Тәгалә безгә рәхмәтләренә карата шатланырга куша. Аның иң зур рәхмәте исә - пәйгамбәребезнең килүе булып санала. Без дә шуңа күрә Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килүенә шатланабыз, бу көнне бәйрәм итәбез", дип белдерде мөфти.

Акшам намазы укылгач мәчеткә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның киләсен белгән җәмәгать мәчет уртасыннан алдан ук юл калдырган иде. Беренче рәттә шулай ук Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка төбәк мөфтиләрен дә күреп булды.

Рөстәм Миңнехановка иң беренче булып сүз бирелде. Ул бары тик татар телендә генә ясаган чыгышын әллә ни озынга сузмады, җыелган халыкны ялыктырмады.

"Мондый бәйрәмнәр белән без Болгар җирлеген тагын да күтәрәбез. Шушы урынның элекке дәрәҗәсен Русиядән, чит илләрдән килгән мөселманнарга, кунакларга ниндидер дәрәҗәле урын итеп күрсәтәсебез килә. Бу бик зур эш. Бүгенге бәйрәм исә безнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өстендә эш баруын күрсәтә. Республикада икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешсәк тә, икътисадта ирешкән уңышлар белән генә ерак китеп булмый. Әгәр дә без телебезне, милләтебезне, динебезне сакламасак безнең киләчәгебез юк", дип белдерде президент үз чыгышында.

Аннан соң үз чиратлары белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия төбәкләре мөфтиләренең чыгышлары да яңгырады.

Мәүлид барышында салаватлар әйтелде, тәкъбирләр китерелде. Шулай ук, догалар укылып, мөнәҗәтләр дә башкарылды. Өч сәгатькә якын барган чара мәчет каршысында атылган салют белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG