Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Кышын Татарстан юлларына чыкмаска киңәш ителә


Татарстан эчке эшләр министрлыгының Юл иминлеге хезмәте башлыгы Рифкать Миңнеханов кышын Татарстан юлларыннан йөрмәскә киңәш итте. 11 һәм 12 гыйнварда булган дүрт машина казасында республика юлларында 12 кеше һәлак булган. Чистайда өч бала үлгән.

Миңнеханов сүзләренә караганда, һәлакәтләр машиналарның каршы якка чыгуы, балалар утыргычларының булмавы, машина йөртүченең хаталары һәм тизлекне арттыру сәбәпле булган.

Кайбер аеруча куркыныч юлларда тизлекне чикләү күрсәтмәләре биреләчәк.

XS
SM
MD
LG