Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" мәчетендә балалар Мәүлидне бәйрәм итте


"Ярдәм" мәчетендә балалар Мәүлидне бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:52 0:00

"Ярдәм" мәчетендә балалар Мәүлидне бәйрәм итте

13 гыйнварда Казанның "Ярдәм" мәчет-тернәкләнү үзәгендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада күрмәүче, караучысыз калган һәм ата-аналы сабыйлар бер өстәл артында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләде.

Балалар бәйрәмен мөселман мәҗлесләре аша билгеле тамада Гамил Нур алып барды. Мәҗлес Коръән сүрәләре белән башланып, балаларга сорау биреп, Мәүлид, Мөхәммәт пәйгамбәр турында белемнәрен барлау белән дәвам итте.

"Ярдәм" мәчетендә тернәкләнүче күрмәүче шәкертләр дини шигырьләр, мөнәҗәтләр сөйләде. Коръән сүрәләрен исә күпчелек балалар белә иде, шуңа да алар алып баручыдан бүләк алырга теләп чиратлашып чыгыш ясады.

Бәйрәмнең барышын читтән генә "Ярдәм" мәчетенең имамы Илдар хәзрәт Баязитов күзәтте һәм балалар өчен бик теләп бу бәйрәмне үткәрүләрен әйтте. Берничә көн алдан алар зурлар белән Мәүлид кичәсен уздыруларын да искә алды.

Алып баручы Гамил Нур сүзләренчә, мондый бәйрәмгә тиешле игътибар җитми. Ә актив эшләп килүче "Ярдәм" мәхәлләсенең балаларга игътибар бирүен бик саваплы гамәл, ди ул.

Балалар өчен Мәүлид бәйрәме күренеше
Балалар өчен Мәүлид бәйрәме күренеше

Алып баручы Гамил Нур
Алып баручы Гамил Нур

Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

Бүләкләү
Бүләкләү
XS
SM
MD
LG