Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты октябрь аенда АКШ президенты Барак Обамага юллаган мөрәҗәгатьләренә җавап алмаганнар. Бу хакта комитет рәисе, бу эшне башлап җибәргән Тимур Дагҗы сөйләде.

Кырымтатар ветераннары комитеты кырымтатар халкына карата репрессияләрдә АКШның ролен билгеләп Обамадан кырымтатар халкыннан рәсми рәвәштә гафу үтенүен сорады һәм золым нәтиҗәсендә кырымтатарларга китерелгән матди, рухи зыянны компенсацияләргә чакырды.

Обамага юллаган мөрәҗәгатендә комитет кырымтатарларның 1944 елда Кырымнан сөрелүендә АКШның да гаебе бар дип язды.

Әлеге мөрәҗәгать инглиз, төрек теленә тәрҗемә ителеп 75 илбашына юлланган.

Мөрәҗәгатьнең тарихы, нәтиҗәсе, алга таба нинди адымнар ясалачагы хакында Азатлык хәбәрчесе Ташкентта нәшер ителгән “Ленин байрагы” кырымтатар газетасының элекке баш мөхәррире, милли хәрәкәттә катнашуы өчен төрмәдә дә утырып чыккан Тимур Дагҗы белән сөйләште.

– Тимур әфәнде, Обамага юлланган мөрәҗәгатьнең язмышы нинди, ниндидер нәтиҗә булдымы?

– Обамадан бер җавап та килмәде әлегә. Минем фикеремчә, алар йә шаккатып калдылар, йә нинди җавап бирергә белмиләр.

– Сез алга таба нинди адымнар ясарга әзерләнәсез?

– Без бу мөрәҗәгатьне инглиз, төрек теленә тәрҗемә итеп 75 илбашына юлладык. Аларның күбесеннән җавап алдык, рәхмәт, без анализ ясыйбыз, дип язганнар да бар, ләкин АКШтан әлегә бернәрсә дә юк, минемчә алар нәрсә эшләргә белмиләр.

– Сез бит Киевка барып АКШ илчесе белән очрашырга да әзерләнә идегез?

– Әйе, менә инде Киевка барып илче белән очрашырга кирәк булачак. Сүздә алар бер ай дәвамында җавап бирергә тиеш иделәр, ләкин җавап бирмиләр. Без инде барырга әзерләнә идек, ләкин Киевта башланган урам җыеннары безне бераз туктатты. Бу урам җыеннары туктаса, без мотлак Киевка барып илче белән күрешәчәкбез, сөйләшәчәкбез.

– Илче алдына мәсьәләне ничек куячаксыз, мөрәҗәгатьтәге кебекме?

– Әлбәттә. Аларның безнең халкыбыз алдында гөнаһлары бик зур, җавап бирсеннәр.

– Әгәр дә уңай җавап алмасагыз, тагын нинди адымнар ясамакчы буласыз?

– Без башта илче белән очрашып сөйләшик, аннары башка планнарны карарбыз.

– Сез Киевта урам җыеннары хакында әйттегез. Бу җыеннарда кырымтатарлар ике якта да катнашты. Моны сез ничек аңлатыр идегез?

– Беләсезме, минем фикеремчә, бүген Украинада дәүләт башында халкын, ватанын яраткан, кайгырган, дәүләт эшен белгән кеше юк. Узачак яңа сайлауларда кемне сайлаячакбыз? Украинаның бер өлеше Европага карый, икенче бер өлеше Русиягә карый. Русия татарларга ярдәм итәрбез, нәрсәдер эшләрбез дип бер сигнал бирмәде. Кырым мәсьәләсе аларның планнарында юктыр, хәтта Кырымда булган урыс фиркаләре 5-6 өлешкә бүленделәр. Европаны алыйк. Аларның зур кешеләре Кырымга еш килә, шулай ук АКШның да, килеп Мәҗлес белән очрашалар, сөйләшәләр, ләкин бернәрсә эшләмиләр.

Европа Юлия Тимошенконы азат итегез дип мәсьәләне Украина алдына куйды, ә безнең халкыбызның мәсьәләсе (Европа моны белә) Украина алдына шулай итеп куелмады. Бер кешенең мәсьәләсе куела, ә бөтен бер халыкның мәсьәләсе куелмый. Аның өчен Европа да шундый. Димәк, безнең мәсьәлә беркемгә кирәк түгел.

– Мондый хәлдә нәрсә эшләргә мөмкин?

– Минемчә, без яхшы итеп уйларга тиешбез. Мондый хәлдә Украинаның киләчәге шөбһәле. Күп кенә сәясмәннәр Украина бүләнәчәк диләр. Әгәр дә бүленсә, Кырымны Русиядә, Израилдә, әрмәннәр, украиннар да үзенә алырга теләр. Аның өчен без үзебез берлек булып үзебез нәрсәдер эшләмәсәк, үзебез күтәрелмәсәк, ничек без көчле булган совет заманында эшләдек.. Хәзер Украинаның хәле дә юк, ә без бернәрсә эшли алмыйбыз, чөнки берлек юк.

– Мәҗлес евромәйданны хуплап Киевка кешеләрне юллады, “Себат” антимәйданда катнашты. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Беләсезме, булсын Мәҗлес тә, булсын “Себат” та, бер програм юк, тактика-стратегия юк, алар бер көн белән яшиләр. Мәҗлес тә, “Себат” та белергә тиешләр, алар бер елдан, өч елдан нәрсә эшләячәкләр? Ә алар бер мәсьәлә чыкса, анда йөгерәләр, тагын бер мәсьәлә чыкса, икенче якка йөгерәләр. Моннан бер нәрсә чыкмас. Аларда бер програм юк.

– Ә Милли фиркадә?

– Милли фирканең зур көчләре, бюджетлары юк.

– Кырым хакимиятләренең кырымтатарларга мөнәсәбәтен сез ничек бәяләр идегез, аларның максаты нинди?

– Алар башыннан безне Кырымда күрергә дә теләмиләр. Хрущёв Кырымны Украинага бүләк иткәннән соң, Украинадан Хрущёвка татарларны Кырымга җибәрмәгез дигән хатлар юллана башлады. Бу эш еллар буе дәвам итте. Әгәр дә Украина мондый сәясәт алып бармаган булса иде, без инде күптән Кырымга кайтачак идек. Алар безгә комачауладылар, алар безнең кайтуыбызны теләмәделәр, хәзер дә теләмиләр.

Советлар берлеге таркалуы алдыннан Кырымда автономияне торгызу хакында карар чыгарылган иде. Болар монда бер автономия ясадылар, шаккатырлык автономия. Территориаль автономия булмый, тарихта андый мисал юк, автономия бер халыкка бирелә.

– Тимур әфәнде, сез әйттегез, АКШ илчесе белән күрешәчәксез дип. Кайчан күрешергә планлаштырасыз?

– Менә бу урам җыеннары әзрәк туктасын...

– Бу җыеннар күпкә барыр бәлки?

– Мин уйлыйм күпкә бармас, алар бизерләр. Ул мәйданда күпме торырга мөмкин?


Белешмә. Тимур Дагҗы 1932 елда туган. 1964 елдан башлап милли хәрәкәттә катнаша. 1966 елда Мәскәүдә Лефортово төрмәсенә утыртыла. Иреккә чыгарылган соң журналист, Үзбәкстан үзәк компартисе инспекторы булып эшли.1982-1985 елларда "Ленин Байрагы" кырымтатар газетасы мөхәррире була. Милләтчелек гамалләре өчен мөхәррирлектән алына. СССР журналистлар премиясе лауреаты (1988). 1989 елдан Кырымда яши. Якын көннәрдә Тимур Дагҗының "Одна судьба на все поколения" китабы тәкъдим ителәчәк. Китап Исмәгыйль Гаспринский тормышының билгелесез сәхифәләре хакында. Китапның икенче томында кырымтатар милли хәрәкәтенең чын каһарманнары хакында языла. Дагҗы 4нче корылтай делегаты, геноцид буенча доклад ясады, бер төркем галимнәр белән сөргенлекнең кырымтатар халкына китергән зыяннарын санап чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG