Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

14 гыйнвар Башкортстан ТИҮе киңәтелгән идарә утырышы уздырды. Казан кунаклары да катнашкан җыелышта ике республиканы берләштерү юллары каралды, агымдагы ел Дәрдмәнд елы дип игълан ителде.

Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) киңәйтелгән идарә утырышында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, “Ак калфак”, Уфа мәдәният мәркәзе оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Чарада Казаннан килгән ике кунак – “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев тә катнашты. Утырышта Татарстан һәм Башкортстан татар оешмаларының уртак эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Башта Татарстан милли хәрәкәте вәкилләре республикаларындагы соңгы чордагы вазгыять, узган елдагы эшчәнлекләре хакында сөйләде.

Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин:

Наил Нәбиуллин

Наил Нәбиуллин

​“Мин узган елда Төркиядә булып кайткан идем. Анда татар-башкорт каршылыклары турында да сөйләргә туры килде. Алар безне аңлауларын әйттеләр, баксаң, үзләрендә дә азәрбайҗаннар белән аңлашылмаучылык туган икән. Моңа кадәр төрек булып йөргән азәрбайҗан халкы үзләрен аерым милләт итеп атый башлаган.”

Наил Нәбиуллин узган елда “Азатлык” дигән гәзит чыга башлауны хәбәр итеп, аның гомуммилли бәйсез басма булачагын әйтте. Аны Башкортстанда да тарату турында фикер алышынды.

Казаннан килгән икенче вәкил Фәрит Зәкиев диндәш һәм милләттәшләребезгә Татарстанда барган басымнар турында сөйләде:

Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев

​“Без ул кешеләрнең гаепле-гаепсез булулары турында әйтә алмыйбыз. Анысы мәхкәмә вәкаләтендә. Без җинаять эшендә тикшерелүчеләргә басым ясалуга, аларны җәзалауларга каршы көрәшәбез. Бездәге хәлләр дөнья күләмендә яңгыраш алды. Башкортстан ягы да егетләребезне җәзалауны туктатуны таләп итеп каршылык чаралары уздырыр, мөрәҗәгатьләр кабул итәр дип уйлыйбыз.”

Утырышта Татарстанда басым-җәзалауларга дучар булган дин кардәшләрне яклап Уфада каршылык чаралары уздыру карар ителде. Шулай ук Татарстан җитәкчеләренә әлеге уңайдан мөрәҗәгатьләр дә кабул ителәчәк.

Башкортстан һәм Татарстанны кушу

ТИҮ утырышында соңгы чорда Русиядә субъектлар эреләндерелүен искә алып, Башкортстан һәм Татарстанны кушу тәкъдимен күтәрүчеләр дә булды. Башкорт җәмәгатьчелеге моңа бармаячак дип исәпләүчеләр Башкортстандагы татарлар күпләп яшәгән районнарны кушу өчен референдум үткәрү кирәклеген ассызыклады.

Сүз РСФСР хөкүмәтенең 1920 елның 20 мартында чыккан 325нче карары турында бара. Анда татарлар күпләп яшәгән Бәләбәй һәм Бөре өязләрен башкортлар компактлы яшәгән Кече Башкортстанга вакытлы кушылуы, киләчәктә моны референдум үткәреп хәл итү каралган булган. ТИҮ әгъзалары бүген шул референдумны үткәрергә вакыт дип исәпли. Агымдагы елда әлеге мәсьәлә уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырырга карар ителде.

Дәрдмәнд елы

Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) (1859-1921)

Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) (1859-1921)

​Утырышта ТИҮ агымдагы елны Дәрдмәнд елы итү турында карар да чыгарды. Татар активистлары 2012 елны Батырша елы, 2013 елны Бату хан елы дип игълан иткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG