Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет аша түләнгән акчаларны чикләү кануны Думага тәкъдим ителде


Дәүләт думасына тәкъдим ителгән террорга каршы чараларны кырыслату кануннары декабрь аенда Волгоградта булган террор гамәлләреннән соң әзерләнде. Тимер юлы вокзалы һәм троллейбуста булган шартлауда 40лап кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды.

Өч канун өлгесендә Федераль иминлек хезмәтенең вәкәләтләрен арттырып аларга шикләнелгән кешеләрне тикшерү хокукын бирү, кайбер җинаятьләр өчен гомерлек төрмә җәзасы, интернет өстеннән контрольне арттыру, интернет аша түләнгән һәм җибәрелгән акчаның күләмен чикләү кебек тәкъдимнәр ясалган.

Кеше хокукларын яклаучылар фикеренчә, интернет аша җибәрелгән акчаларны чикләү хәйрия белән шөгыльләнгән оешмалар эшен чикләячәк.

Белгечләр бу тәкъдимнәрдә яңалык күрми, аларның элекке Советлар Берлеге кануннарына охшаш булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG