Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Сбербанк клиентларының шәхси мәгълүматлары чүплеккә ташланган


Ижауда Сбербанкның Удмуртия бүлеге документлары табылды. Кәгазьләр арасында клиентлар белән кредит бирү турында килешүләр, аларның паспорттагы мәгълүматлары, шәхси хатлары, телефон номерлары һәм өй адреслары да булган.

Кәгазь тулы капчыклар шәһәр читендә төзелеш калдыклары арасында чүплектә табылган. Сбербанк чүп ташлау белән моның өчен тендерны откан бер чит оешма шөгыльләнгәнен белдерде.

2013 елның язында Мәскәү өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә чүп контейнерлары янында шунда ук урнашкан Сбербанкның клиентлары турында мәгълүмат тулы кәгазьләр табылган иде.
XS
SM
MD
LG