Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше 20 гыйнварга күчерелде


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Новая газета" хәбәрчесе Анна Политковскаяны үтерү эшен тикшерүне 20 гыйнварга күчерде. Аны үтерүдә шикләнелгән Рөстәм Мәхмүдов һәм яңа адвокаты мәхкәмә утырышын кичектерүне сораган булган.

Кичә яңа җәмәгать мәхкәмәсе билгеләнде. Аңа 40-50 яшьләрдәге 12 төп һәм тагын аларны алмаштырырлык 12 утырышчы керде. Алар журналистны үтерүдә шикләнелгән биш кешенең гаебенә җитәрлек дәлил булу-булмау турында үз карарларын кабул итәргә тиеш.

2009 елда икенче бер җәмәгать мәхкәмәсе гаепләнүчеләрне аклады, әмма эш яңа тикшерүгә җибәрелде.

"Новая газета" хәбәрчесе Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өенә кергәндә атып үтерелде.

Аны үтерүдә биш кеше гаепләнә. Чечнядан эшкуар Лом-Али Гайтукаев һөҗүмне оештыруда, аның туганнары Җәбраил, Ибраһим һәм Рөстәм, шулай ук элекке милиция хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов оештыручыга ярдәм итүдә гаепләнә.

Алар берсе дә гаепләрен танымый. Адвокатлар тикшерү барышында күп санлы җитешсезлекләр һәм хаталар булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG