Accessibility links

Илмир Имаев шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылган


Илмир Имаев
Илмир Имаев

Дүшәмбе көнне тоткарланган журналист Илмир Имаевны шәһәрдән китмәү шарты белән чыгарганнар. Аңа карата ике җинаять эше ачылган.

Азатлык хәбәр итүенчә, мөселманнарны газаплаулар турында язучы журналист Илмир Имаевка чәршәмбе көнне мәхкәмә булырга һәм аңа чикләү карары чыгарылырга тиеш иде. Нәтиҗәдә шәһәрдән чыкмау шарты белән аны азат итү карары чыгарылган, әмма ике җинаять эше ачылган.

Илмир әфәнденең элекке хатыны Рәмилә ханым әйтүенчә, аңа бер җинаять эше экстремизм нигезендә ачылган, ә икенчесен ул әйтә алмады. Имаевның хәзер телефоны булмау сәбәпле, аның белән элемтәгә керә алмадык. Илмир әфәнденең адвокаты Юрий Гвоздецкийның да төштән соң кесә телефоны сүнгән иде.

Имаевның кардәше Марат Азатлыкка әйтүенчә, ул Илмир әфәнде янында өендә булган.

"Ул бик арыган иде. Шуңа бик тиз генә сөйләшеп алдык. Аннары ул үзенең уң ягы авыртуын әйтте. Аны дүшәмбе кызының өендә тентү уздырабыз дип урамга чыгарга мәҗбүр иткәннәр һәм шул вакытта тотып алганнар. Ул каршы килергә тырышкан, әмма аның башына кара пакет кидереп кулларын артка каерып машинага утыртканнар. Машина туктап торганда да ул чыгып качарга тырышкан һәм шул вакытта егылып уң ягын авырттырган. Болай аңа физик көч кулланмаганнар, кыйнамаганнар", ди ул.

Рамилә ханым да боларны раслады. Шулай ук ул Илмир әфәнденең травматология бүлегенә барып тикшерү узуын да әйтте.

"Үзен чыгаруларына ул бик аптырады. Паспортын, әлбәттә, алып калганнар. Тикшерүче безгә аны чыгарачакларын ахыргача әйтмәде. Иртән без шалтыраттык та шалтыраттык, аннары инде сәгать 12ләрдә безгә мәхкәмә узуын һәм аның шәһәрдән читкә китмәү шарты белән чыгарылуын әйттеләр. Бу вакытлыча икәнне аңлыйбыз инде", ди ул.

Татарстан тикшерү комитетына шалтыраткач, анда Илмир Имаев турында берни белмәүләрен һәм мәгълүмат алу өчен 16 гыйнварда мөрәҗәгать итүне сорадылар.
XS
SM
MD
LG