Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәләл "Бәхетле" кибете ачылды


"Бәхетле" беренче хәләл кибетен ачты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

"Бәхетле" беренче хәләл кибетен ачты. Райнур Шакир видеосы

15 гыйнварда Казанның Иске татар бистәсендә "Бәхетле"нең беренче хәләл кибете ачылды. Эчке бизәлеше, сатучыларның киемнәре татар рухында булса да, кибеттә татарча язмалар юк диярлек.

"Бәхетле"нең әлеге беренче хәләл кибетендә хәләл стандарты нигезендә җитештерелгән “Бәхетле”нең үз ризыклары, тәм-томнары, шулай ук Русия һәм башка илләрдәге хәләл тауар җитештерүчеләрнең эшләнмәләре сатыла башлады.

Кибетнең эчке ягы, сатучыларның киемнәре дә татар рухында эшләнелгән, татар орнаментлары белән бизәлгән. Әмма язмалар рус телендә ясалган. Кибет тышынннан ук рус телендә генә язылган "халяль" сүзе белән каршы ала.

Кибетне булдыруда кыенлыклар туган

Әлеге кибеттә барлыгы ун меңләп төрдәге тауар тәкъдим ителә. “Бәхетле” ширкәтенең башка кибетләрендә исә аларның саны 40 меңләп.

Тауар төрләренең саны азрак булуы аларның хәләл комитеты тикшерүе аша уздырылуы, хәләл стандартларга туры китерелүе нәтиҗәсендә булган. Бәяләр исә “Бәхетле”нең башка кибетләренә тәңгәлләштерелгән.

Мөслимә Латыйпова
Мөслимә Латыйпова
“Бәхетле” ширкәте җитәкчесе Мөслимә Латыйпова ачылу тантанасында мондый төрдәге хәләл кибетне булдыру шактый авырга килүен әйтте:

“Без хәләл стандарты комитеты белән елдан артык бергә атладык. Бик күп көч таләп итүче, безгә таныш булмаган эш булды. “Бәхетле” стандарты ул бөтенләй башка, анда хәләл продукциясе бар, әмма бу аерым хәләл. Бик авыр булды, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән без аны бүген җиңә алдык. Бәлки, ниндидер хаталар бар һәм булыр, әмма без әле өйрәнәбез генә”, диде Мөслимә Латыйпова.

“Хаталар булса, кисәтүләр ясагыз”

Мөслимә Латыйпова кибетнең Аллаһ ризалыгы өчен булдырылуына басым ясады. Дини күзлектән хаталар күренсә, алар турында хәбәр итәргә, кисәтүләр ясарга чакырды:

“Әгәр нинди дә булса хаталар булса, кисәтүләр ясагыз, без барысын да төзәтәчәкбез. Без адекват, без барысын да аңлыйбыз, без тагын да яхшыга омтылырга телибез һәм өстебезгә гөнаһ аласыбыз килми. Тегендә барасы бар, анда да хисаплар бирәсе бар.

Анда акча алып барып булмый, иптәшләр, шуңа күрә бүген эшләгән эшләребез Ходай Тәгалә ризалыгы өчен булсын, дөрес булсын. Сез безгә кисәтүләр ясап, сез безгә белгәннәрегезне әйтеп, “хәләл”, дип язылган кибетләрне күбрәк ачарга насыйп булсын”, диде Мөслимә Латыйпова.

Гөлназ Бәдретдин фотолары
XS
SM
MD
LG