Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Казанда полициядә канунсыз тотылып азаплануы өчен Алексеев 45 мең сум алачак


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Александр Алексеевның полициядә канунсыз тотылуын һәм аңа каршы көч куллануын раслап Русия финанс министрлыгына бу кешегә рухи зыян өчен 45 мең сум түләргә кушкан карар чыгарды. Мәхкәмә утырышына килгән эчке эшләр һәм финанс министрлыклары вәкилләре 54 яшьлек бу кешенең шикаятен нигезсез дип тапты. Алар Вахитов районы мәхкәмәсенең бу карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәк.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2009 елда "Воровский" полиция бүлеге хезмәткәре Владимир Кочнев Алексеевны кыйнаган, мыскыл иткән, көч куллану белән янаган. Бу гамәлләре белән ул аның урлашуга катнашы булуын танырга мәҗбүр иткән, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.

Кочневка ярдәм иткән икенче бер хезмәткәр Алексеевка противогаз киертеп аны каеш белән аякларына бәйләп куйган, аның каршында тәмәке тартып төтенен суларга кушкан. Шул арада Кочнев аның аркасына сугып торган.

Боларның барысын да табиблар раслады, әмма җинаять эше "Дальний" бүлегендә булган хәлдән соң гына ачылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG