Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Олимпиада тарихында беренче тапкыр спортчылар визасыз киләчәк"


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин
Сочи Кышкы Олимпия уеннары Олимпиада хартиясе кушканча бернинди дә дискриминациясез үтәчәк, тарихта беренче мәртәбә спортчылар визасыз килә, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин бүген чит дәүләтләрнең яңа илчеләрен кабул итү очрашуында.

Президент сүзләренә караганда, ярышларга 85 илдән алты меңнән артык спортчы киләчәк.

Алар өчен дөнья буйлап Русия илчелекләрендә махсус "Олимпиада тәрәзәләре" ачылган. Спортчылар Русиягә килү рөхсәтен аккредитация нигезендә генә ала ала.
XS
SM
MD
LG