Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар тамашасына балалар йөрмәгәнгә без гаепле түгел"


Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы
Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы

Уфа "Нур" татар дәүләт театры озак тәнәфестән соң Казанга гастрольләр белән килергә ниятли. Казан тамашачысына алар 23-26 гыйнварда дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. "Нур" театры мөдире Урал Гыйрфатуллин Азатлыкка театр сәхнәсендә ни өчен урысча тамашалар куелуын да аңлатты.

"Нур" – 22 еллык тарихлы театр. Эшләү дәверендә бу коллективка төрлесен узарга туры килде. Бинасыз булган вакытларда алар театраль премияләргә дә ия булдылар, аннары Уфада “Нур” театры төзелеп тә, озак кына ачылмый торды. Бер ачылды, аннары ябылган авыр чакларны да кичерделәр.

Узган атна Казанда үткән матбугат очрашуында “Нур” театры мөдире Урал Гыйрфатуллин театрның үсеше турында урыс телендә сөйләде, шулай ук ул милли театр сәхнәсендә ни өчен урысча тамашалар куелуы турында“ Азатлык” радиосына аңлатма бирде.

"Төрле авыр чакларны уздык, ләкин, шөкер, бүген театр тулы канлы тормыш белән яши. 1999 елда Кече зал ачылды, 2007 елда Зур залда эшли башладык. Хәзер берьюлы икесе дә тамашачылар өчен ачык. Көненә “Нур” театрында дүрт спектакль куелган вакытлар бар. Кассада билетлар калмый, барысы да сатылып бетә. Билет бәясе – 50-400 сум. Театрны халык ярата, аңа ихтыяҗ зур, моны төрле социаль тикшерүләр исбат итә. Елына безгә 85-90 мең тамашачы килә. Безнең эшчәнлек үз-үзен аклый, еллык керем 12 миллион сум белән исәпләнә.

Урал Гыйрфатуллин
Урал Гыйрфатуллин
Актерлар – театрның төп кешеләре. Бездә алар 44 кеше. Барысы да югары белемлеләр. Без аларга бар шартларны да тудырырга тырышабыз. Уртача хезмәт хакы белән мактана алабыз, ул 20 мең белән исәпләнә. Экспериментлардан да курыкмыйбыз, яшь режиссер, драматурглар белән хезмәттәшлек итәбез. Театр – спектакльләр җитештерүче мәйдан.

Минем тормышым урыс театрыннан башланды, татар мәдәнияте минем өчен ят иде, аңардан ерак идем. Язмыш шулай итте: ике дистә елдан артык татар театрында эшлим. Бу эш минем өчен кызык. Театрның милләт каршында җаваплылыгы бар, татар театры үзенең миссиясен аңлый, без туган тел өчен дә җавап тотабыз, моңа зур игътибар бирәбез", дип сөйләде каләм ияләренә “Нур” театры директоры Урал Гыйрфатуллин.

Татар театрында урысча тамашалар күрсәтелә

Купшы сүзләр чынында чынбарлыкка киләме соң? “Азатлык” радиосы моңа кадәр “Нур” театрында миллилек качып бара, биредә урысча тамашалар күрсәтелә башлавы турында язды. “Нур” театрында җитәкчелек белән актерлар арасында да каршылык барлыгы билгеле.

Уфа “Нур” театрында балалар өчен тамашалар урыс телендә бара. Соңгы мисал - кышкы каникулларда “Нур” театры нәниләр өчен куелган спектакльләр күрсәткән, ләкин боллар барысы да урыс телендә.

Ул вакытта Уфада булган журналист Гөлназ Бәдретдин дә бу фактны раслый.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
– “Нур” театрында быел премьера булды – алар да Камал театры белән беррәттән Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”ны тамашачыларга тәкъдим итте. Билетлар сатып алдык, карыйм - урыс телендә барачак дип язылган. Аңламадым, дөрес язылмагандыр дип уйладым. Бардык, спектакль чыннан да урысча куелган, чыршы янындагы бәйрәм дә тулысынча урыс телендә барды.
Уфада булган бердәнбер татар театрында мондый күренеш башка сыймады. Балалар күп, барысы да татарлар, әбиләре белән килгәннәр. “Ник урысча соң тамаша?” дип алардан кызыксынам, бер-ике әби балалар аңламаганга шулай ясыйлардыр дип җавап кайтарды. Кайттым, афишаларын интернеттан актардым, нәниләр өчен барлык тамашалар да урыс телендә бара икән. Иң кызыгы – барысы да урыс авторларының пьесалары сәхнәләштерелгән, бер Туфан Миңнуллинның әсәре бар, анысы да урысчага тәрҗемә ителеп, күрсәтелә.

Башкорт филармониясенә бардык, анда урыс белән башкортча бертигез барды. Рус балалары өчен рус театры, филармонияләр бар, аларга тамашалар болай да күп. Ә татар балаларын кайда йөртәсе, ничек тәрбиялисе? Иң мөһиме - балалар күп, зал тулы, дип сөйләде ул.

"Татарча спектакльләрне карарга теләмиләр"

Туган телгә җитди караш дип макталган татар театрында ни өчен урысча тамашалар куела дигән сорауны Урал Гыйрфатуллинга юлладык. Сорауны ошатмады, булса кирәк, шул сәбәпле сорауга сорау белән җавап бирде:

– Ә сез ник балаларыгызны татар тамашаларын аңларлык итеп өйрәтмисез? Алар аңламый икән, без гаеплеме? Беренче көннәрдә премьера татар телендә бара, аннары урысча куябыз. Залга килгән балалар барысы да диярлек колакчыклар ала. Татарча белмәгән балага ничек куярга соң тамашаларны? 2-3 бала утырган залга эшликме? Ата-аналар да безгә “балалар аңламый” дип зарланып, мөрәҗәгать итә.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
Зур зал ачылгач, балаларга да тамаша әзерләдек, ләкин аншлаг ике көн генә булды. Аннары тамашачылар йөрми башлады. Уфадагы татар гимназияләре укучыларын мәҗбүри китертәбез. Тамашаны ике телдә әзерлибез, спектакль ике тапкыр татарча бара, аннары урысчага күчәбез. Урыс балалары да күп йөри безгә. Авылларга чыксак, татарча куябыз, ә Уфада татар теле белән авыррак. Мондый проблема безгә генә кагылмый, башкорт театрында да бу мәсьәлә бар.

Телне саклый алсак – әйбәт, юк икән – без генә моңа гаепле түгел. Татар театры урысча сөйләшә башлады дип сөйлиләр, бу ялган, моны сары матбугат яза. Мин директор, минем өчен иң мөһиме - театрда түбәнең акмавы, хезмәткәрләр вакытында хезмәт хакын алуы, диде.

Директорга “Татар тамашасы барган вакытта зал күпмегә тула, урыс телендә барган спектакльләргә ничә билет сатыла?” дигән гади сорау бирелде, ләкин ул аңа җавап кайтармады. Бары тик “50гә 50 дип әйтик инде, шунда сораулар тумас”, дип акландылар.

“Нур” театрында актерлар белән җитәкчелек арасында туган каршылык турында Урал Гыйрфатуллин болай диде: “Кемдер гел тәнкыйтьли, канәгатьсезлек белдерә. Репертуар начар дип әйтәләр, ләкин бу - гомерлек тарткалаш. Кире кагалар, сүгәләр икән, чыгу юлларны да күрсәтсеннәр, файдалы тәкъдимнәрен әйтсеннәр. Тәнкыйтьләү җиңел ул, ләкин театр барыбер эшли һәм алга барачак”.

“Рәхимовны сүксәләр дә, ул ике татар театры ачты”

Матбугат очрашуында сүзгә Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә кушылды.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев
“Нур” театрына яшәү, иҗат итү җиңел булмады. 90нчы еллардагы акчасызлык та комачаулады, аннары сәяси уеннар да күп булды. Төрле каршылыклар булса да ул туды, эшли, түзделәр, исән калдылар. Бу инде үзе зур батырлык. Бина бер ачылды, бер ябылды. Мортаза Рәхимовны ничек кенә сүкмәсеннән, ләкин ул ачылышта булды. Аның аркасында Уфада, Туймазыда ике татар театры ачылды. Төрлечә аны хөкем итеп була, ләкин фактларны кире кагып булмый. Ә менә Рөстәм Хәмитов бер тапкыр да “Нур”да да, Гафури башкорт театрына да кунакка килгәне булмаган. Озак тәнәфестән соң “Нур”ның Казанга килүләре - зур вакыйга. Алар безгә татарлар күпләп яшәгән Уфада иҗат итүче татар театры буларак кадерле, диде ул.

“Нур”ның Сәхипҗамал Гыйззатуллина-Волжская истәлегенә һәйкәл кую нияте дә бар. Аның инде эскизы инде әзер, ләкин бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән.
XS
SM
MD
LG