Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:47

Европа Берлеге-Русия саммитты вакыты кыскартылды


Европа Берлегенең тышкы сәясәте идарәсе башлыгының матбугат вәкиле Майя Коцьянчич хәбәр итүенчә, ике көн дәвам итәргә тиешле Берлек һәм Русия саммиты берничә сәгать кенә барачак. Очрашу 28 гыйнварга планлаштырылган.

Саммитта катнашучылар Русия һәм Европа Берлеге арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерәчәк, стратегик хезмәттәшлек юнәлешләрен билгелиячәкләр.

Брюссель белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр соңгы вакытта беренче чиратта Украина аркасында катлауланды. Ноябрь аенда Украина Европа Берлеге белән килешү имзалаудан баш тартты, күпләр моның Мәскәү басымы астында эшләнгәнен фаразлый.

XS
SM
MD
LG