Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:17

Сочи Олимпиадасы сәбәпле тоткарлаулар Покачига да килеп җитте


Покачи шәһәре күренеше

Покачи шәһәре күренеше

Төмән өлкәсе Покачи шәһәрендә Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында тентүләр һәм тикшерүләр узган.

Төмән өлкәсендә мөселманнар тикшерелгән, 20 кеше тоткарланган, өйләрендә "экстремистик" дини китаплар, "наркотик" табылган. Аларга "канунсыз корал алу, тоту, аны башкаларга тапшыру" һәм "канунсыз наркотик алу һәм саклау" маддәләрендә гаепләүләр белдерелгән. Тоткарланган кешеләр иреккә чыгарылган, хәзер алар мәхкәмә карарын көтә.

Бу хәлләр узган атнада 17 мең халык яшәгән Покачи шәһәрендә булды. Покачи эчке эшләр идарәсе бу хәбәрне расламады да, кире дә какмады. Шәһәр башлыгы Раян Хәлиуллин Азатлыкка бу тикшерүләрнең Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында оештырылганын әйтте. Бу ОМОНның террорга каршы махсус чарасы булган.

1985 елдан бирле Татарстанның Лениногорски шәһәреннән килеп бу якларда эшләгән, 1996 елдан Покачи шәһәре мэры булган Раян әфәнде белән мондагы татар-башкортлар һәм мөселманнар тормышы турында сөйләшәбез.

– Татар һәм башкортлар күпме шәһәрдә?

Покачи башлыгы Раян Хәлиуллин

Покачи башлыгы Раян Хәлиуллин

– Күп, руслар, украиннардан соң татар-башкортлар килә. Урамда, кибеттә татарча сөйләшүчеләр еш очрый. Аларның күбесенең эше нефть белән бәйле. Кайберләре элеккедән үк эшләргә килеп бу якларда төпләнеп калган, балалары монда туган. Вахта белән килеп-китүчеләр бар. Үзебезнең бәйрәмнәрне дә үткәрәбез, башка милләтләр оештырган чараларда да катнашабыз. Шәһәрдә ял итү һәм күңел ачу үзәге бар. Анда биюләр, мәдәни кичәләр оештыру, өйдән алып килгән ризыклар белән өстәлләр корып күңел ачалар. Элек татарлар анда ай саен үзләре генә очраша иде. Соңгы вакытларда чаралар шул кадәр күңелле үтә, анда башка милләтләр дә җыела башлады, Кавказ халыклары да килә. Безнең хуҗабикәләр бәлеш, бавырсак, өчпочмаклар пешереп алып килә. Инде өч ел Сабантуйлар уздырабыз, ул да шәһәр тормышының матур бер традициясенә әйләнә бара.

– Татар теле дәресләре, бию, җыр түгәрәкләре бармы?

– Татар-башкорт җәмгыяте оештыра андый әйберләрне. Татар һәм гарәп теле дәресләре исә мәчеттә булыр, дип торабыз. Хәзер мәчет төзекләндерүгә ябылган. Аны март-апрельдә тәмамларбыз, дип уйлыйбыз. Мәчетне кеше күп йөргәнгә хатын-кызлар өлешен киңәйтәбез, балаларга да укырга урын әзерлибез. Дәресләр дә шунда барачак.

Ике ел элек Татарстаннан килгән имам Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин татарча яхшы сөйләшә. Аңа кадәр имам чыгышы белән Кавказдан иде, аннан соң Казаннан килгән бер мөселман имам булды, хәзерге имамны – Рөстәм хәзрәтне Татарстан диния нәзарәтеннән җибәрделәр. Мәчет 2000 елда шәһәребездә бу якларда беренчеләрдән булып ачылды. Шул ук елны чиркәү дә ачылды. Шәһәребезнең күп милләтле, күп динле икәнне күрсәтү өчен икесен бер вакыттарак эшләтеп җибәрдек. Без берсенә дә өстенлек бирмибез, барысына да бертигез яшәү мөмкинлекләрен тудырабыз.

– Мөселманнар арасында киеренкелек юкмы?

– Бар. Көндәлек тормышка кагылмаса да, дини тормышта киеренкелек бар. Рөстәм хәзрәт укыган традицион вәгазьдән соң 20-30 кеше тагын аерым җыела, ул традицион булмаган юнәлешне тотучылар шул ук мәчеттә очраша. Без аларның башка җирләрдә җыелып йөрүләрен теләмибез, шуңа күрә Рөстәм хәзрәт "мәчет һәркем өчен ачык" дип әйтә. Аңа да басым бара. Узган ел җәен мәчет янында Рөстәм хәзрәт машинасы торган гаражга ут төрттеләр, аның машинасы янып бетте.

– Мөселманнар өйләрендә тентүләр, кулга алулар булган. Тоткарланган кешеләр кемнәр алар?

- Әйе, булды ул хәл. Бу Сочи Олимпиадасына әзерлек кысаларында оештырылган махсус чара иде. Шул "ваһһаби" дигән кешеләрне тикшерделәр. Алар арасында татар-башкортлар юк, Кавказдан, Дагыстаннан чыкканнар гына бар. Аларны шунда ук иреккә чыгардылар, кулга алган документларын, компьютерларын тикшергәч эшне мәхкәмәгә тапшырганнар дип беләм. Калганын мәхкәмә хәл итә.

– Бу кешеләр Покачига кайчан килгән, ни белән шөгыльләнә?

– Яхшы сорау. Шәһәр кечкенә бит, без барысын да күреп торабыз. Аларның күбесе күптән түгел генә туганнары, дуслары янына күчеп килүчеләр. Күбесе эшләми, нинди акчага яшәгәннәрен әйтә алмыйм, туганнары янына килүчеләр, безнең шәһәрдә яңа кешеләр алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG