Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Коръән мәсхәрәләүдә шикләнелгән тагын 10 кеше ачыкланган


Коръәнне мәсхәрәләгән өчен тоткарланган Александр Соколов зур шау-шу тудырган видео язманы төшергәндә катнашучыларны атаган. Бу хакта Lifenews хәбәр итә.

Полиция “анда егермеләп кешедән торган зур төркем булган, яртысы күзәтеп торган, калганнар китапны ерткан, битләрне яндырган һәм мыскыллау сүзләре кычкырган” дип белдерә.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, мәсхәрәләүгә турыдан-туры катнашы булган 10 кешенең кемнәр икәне ачыкланган һәм алар Мәскәү тикшерү комитетына сорау алуга чакырылачак.

5 гыйнварда интернетка Коръән китабын яндыру һәм бер мөселманны кыйнап исламнан ваз кичтерү видеосы чыкты. Әлеге видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп аңа ут төртүләре күренә. Соңыннан авторлар метрода Урта Азиядән килгән бер кешедән исламнан ваз кичүне таләп итеп Аллаһка карата нәфрәтле сүзләр әйтәләр.

9 гыйнварда Мәскәү полициясе башлыгы Анатолий Якунин Коръән яндыруны тикшерү өчен махсус төркем оештырырга кушкан иде.
XS
SM
MD
LG