Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апанай мәчете: ике мәхәлләгә ике имам


Апанай мәчете
Апанай мәчете

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казандагы Апанай мәчетендә тагын бер мәхәллә булдырып, үз имамын китереп утырткан. Аңа кадәр булган имамга мәчеттән китәргә кушылган.

Казандагы данлыклы Апанай мәчетендә ике мәхәллә барлыкка килгән. Вәлиулла хәзрәт Якъгуб вафатыннан соң анда имам итеп билгеләнгән Наил Гарипов урынына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үз имамы – мөфтинең урынбасары Нияз Сабировны китереп утырткан.

Гариповны вазифасыннан җибәрү өчен алар өстәмә мәхәллә төзегән, чөнки Апанай мәчете мөфтияткә карамау сәбәпле, алар элекке имамны үз урыныннан ала алмый.

Наил Гарипов Азатлыкка әйтүенчә, Апанай мәчете Казан мөфтиятенә карый. Әлеге мөфтиятне элек мөфти Госман Исхакый, аннан соң Вәлиулла Якъгуб җитәкләгән. Вәлиулла хәзрәт үтерелгәннән соң ул мөфти Илдус Фәизгә күчкән һәм хәзер дә ул аның җитәкчесе булып кала.

“Без мөфтият карамагына күчәргә инде риза идек, әмма Татарстан президенты идарәсендә беркайда күчмисез һәм Казан мөфтиятендә каласыз, диелде. Мөфти Камил Сәмигуллин монда имам итеп Нияз Сабировны билгеләде. Алар мине мәчеттән җибәрү өчен махсус шулай эшләде, ә мәхәллә халкы белән сөйләшү бөтенләй булмады. Моны инде “рейдерский захват” дияргә була. Диния нәзарәте шулай итеп фетнә чыгара”, ди ул.

Наил Гарипов
Наил Гарипов
Хәзергә мәчеттә намазларны мөфтият билгеләгән Сабиров укыта.

“Мин хәзер мәчеттә бик күренмим, чөнки миңа ачыктан-ачык "Син моннан кит", диелде һәм мин шулай эшләргә мәҗбүр булдым. Мин талаша торган кеше түгел. "Иман" мәркәзендә күбрәк эш алып барам. Шулай да мәчеттә беренче мәхәлләнең имам-хатыйбы булып калам”, ди ул.

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Гарипов Казан мөфтияте җитәкчесе Илдус Фәизнең Казанга кайтуын көтә.

“Очрашып аның белән сөйләшергә телим. Әлегә мөфтият белән бер фикергә килә алмыйбыз. Минемчә, бу хәл фетнә чыгара ала”, ди ул.

Апанай мәчете каршында эшләүче Касыймия мәдрәсәсе инде тулысы белән мөфтият карамагына тапшырылган. “Иман” нәшриятын элеккечә Наил Гарипов җитәкли.
XS
SM
MD
LG