Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Уфа шәһәре шурасының 17 гыйнвар көнне үткән утырышында башкала мэрын сайлауларга конкурс игълан ителде. Әлеге җитәкче Ирек Ялаловның вәкаләтләре вакыты чыкты. Ул ике ел мөддәткә шушы вазифага 2012 елның 18 гыйнварында контракт нигезендә сайланган иде.

Хәзер яңа мэрны сайлауга әзерлекнең оештыру комиссиясе оештырылган. Анда 4 кеше кергән. Алар арасында Башкортстан президенты хакимияте вәкилләре һәм Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе бар.

Хәзер Уфа мэры сайлауларында катнашырга теләүчеләр шәһәр шурасына тиешле документларны һәм гаризаны тапшырырга тиеш. Кирәкле документлар арасында дәгъвачының еллык кереме һәм аның чыганаклары күрсәтелү шарт дип әйтелә. Алай гына да түгел, керемнәр гаиләнең башка әгъзаларыныкы да чагылырга тиешле.

Әлеге мэр Ирек Ялалов яңа җитәкче сайлаганчы, вакытлыча, үз вазифаларын башкаруны дәвам итәчәк дип әйтелә. Ә инде аның ике еллык эшчәнлегенә башкалада бәяләр капма-каршы. Күп кенә халык күп юнәлешләрдә Уфаның артка тәгәрәвен билгели һәм Ирек Ялаловның эш нәтиҗәләренә тискәре бәя бирә. Хәер, аңа кадәр мэр булган Павел Качкаевны да халык эттән алып эткә салып сүгә иде. Хәзер ул "бик матур" гына итеп Русия Дәүләт Думасында утыра.

Хәзер Уфа мэры вазифасына кемнең сайланачагын фаразлавы да кыен дип әйтә, сәясәт белгечләре. Гадел, ачык сайлаулар булмагач, хакимияткә уңайлы булган кеше үтәр бу вазифага дип белдерә күпләр. Һәрхәлдә, контракт нигезендә әлеге вазифага тәгаенләнү тирәсендә ыгы-зыгы, шау-шу байтак булачагы хәзердән үк күренеп тора. Моны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең соңгы көннәрдә шәһәр мэриясендә тентүләр үткәрүе һәм аннан исәп-хисап документларын алулары да ачык раслый. Анда тузган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү програмында мутлашулар булуына дәлилләр бар дип белдерә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре. Димәк, анда ниндидер хилафлыклар булгач, беренче карашка, әлеге мэр Ирек Ялаловның алдагы сайлауларга үз намзәтен куймаячагы шәйләнә кебек. Әмма Уфадагы танылган сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Ирек Ялалов сайлауда үз намзәтен куячак.

“Мэриянең үзендә дә тарткалашлар бара, анда да башкаларның мэр буласы килә. Мисал өчен, бер урынбасар булган Филиппов әфәнде, - ди Илдар Габдрафыйков. – Шуңа күрә көрәш кызу булачак. Шунысы үзенчәлекле - әлеге идән асты көрәшенә президент Рөстәм Хәмитов кысылмый. Шуңа күрә дә ыгы-зыгы яман булачак”.

XS
SM
MD
LG