Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Шушы көннәрдә Оренбур өлкәсенең Сакмар районы Үрге Чебенле авылында ике коеның макеты эшләнеп бетте. Авылдашлар кое макетларыннан чын кое эшләргә һәм җил тегермәнен төзүгә күчмәкчеләр.

"Мин бу коеларны авылга матурлык өчен ясадым. Элек авылда дүрт кое иде, алар барысы да эшли иде. Исемдә әле малларга су эчереп, өйләренә сулар ташыдылар. Кечкенә чагымда аптырый идем, ни өчен коеларны чәкәнләп ясамыйлар икән дип?” дип сүзен башлады кое ясаучы Наил Хөсәенов.

Чыннан да, бу кое макетларын ясаучы Наил Хөсәенов элекке осталардан аермалы буларак, үзенчәлекле итеп аларны бизәкләр белән эшли. Коеның макетмы-чынмы икәнлеген аеру кыен, чөнки оста бүрәнәләрен дә сипләп эшләнгән.

“Кое нинди булырга тиеш - шулай итеп эшләдем. Мин аларны ата-бабаларыбызга багышлап, алар истәлегенә төзедем. Безнең бабаларыбызның күбесе балта осталары иде. Маннанов Гафур бабай бер көндә кое казый торган булган, аның балалары Фәйзулла, Фәйзрахман, Мәгъфур”, ди Наил Хөсәенов.

Үрге Чебенле авылы кешеләре

Үрге Чебенле авылы кешеләре

Төзүне авыл халкы үз көче белән башкара. Коеларны төзү эшләрендә Наил Хөсәеновка якташ эшмәкәрләр булыша, аларның матди ярдәменнән башка бу эшләр мөмкин дә булмас иде: кемдер бүрәнә алып кайта, икенчеләре такталар белән ярдәм итә. Әлеге эшкә осталык аңа бабаларыннан килә.

“Тонна-тонна ярым күтәрә торган арбалар ясаганнар, аларны Оренбурга сатарга йөрткәннәр, бер кадаксыз ясаганнар”, ди Наил Хөсәенов. Ләкин оныклары осталыклары буенча бабаларыннан да алга китә. Наил Хөсәенов очкычлар ясап хәтта хәрбиләрне дә шаккатыра.

Мәктәптә авыл халкы эшләреннән күргәзмә

Мәктәптә авыл халкы эшләреннән күргәзмә

“Очкычларның модельләрен 1:72 итеп ясыйм. Русиядә аларны мең данә ясамасам да, 999ны ясадым, юкә агачыннан, барлык технологияләре белән. Алар чын хәрби очкычларны хәтерләтәләр, мин аларны күп бүләк иттем, шуңа да хәзер үземдә аларның берсе дә сакланмады. Алман илендә дә, Франциядә дә бар минем очкычларымның макетлары”, диде балта остасы.

Гадәт буенча коены казыган кеше исеме белән атыйлар. Ә Наил Хөсәенов эшләгән кое макетларын нинди исем белән атарлар – киләчәк күрсәтер.

Үрге Чебенле авылы мәктәбе укучылары

Үрге Чебенле авылы мәктәбе укучылары

Тарих белән бүгенге көн бу авылда аерылгысыз. Мәктәптәге очрашулар моңа дәлил. XVIII гасыр уртасында Татар Каргалы авылыннан күчеп килүчеләргә тирә-ягында куе урманнары, балыклы күлләре, иген игерлек кырлары булган җирләр ниятләүчеләргә ошаган һәм яшәү өчен уңайлы булыр дип табылган. Шулай итеп Үрге Чебенле авылы төзелгән. Узган гасырдагы авыл коеларын аксакаллар әле дә хәтерли, чөнки кое суы белән гомер иткән алар.

Урамда һәр гаиләнең үз шөгыле була. Ә менә хатын-кызларның шөгыльләре гомер-гомергә уртак: Оренбур төбәгенең һәрбер татар авылындагы кебек - Үрге Чебенледә дә шәл бәйләгәннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG