Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хач ману йоласы үтте


Казанда хач ману йоласы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Казанда хач ману йоласы үтте

19 гыйнварда Казанның православ христианнары Кабан күлендә хач манды. 20 градус салкынга карамастан бәкедә коенучылар да булды.

Башка еллардан аермалы буларак быелгы хач ману йоласы Казанның берничә сулыгында гына үтте. Белгечләр моны Казанда быелгы кышның җылы килүе һәм нәтиҗәдә боз калынлыгының тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйләп аңлатты. Шушы урыннарның берсе Кабан күле янындагы Шамил мәчетенә якын бер урында оештырылды. Монда коткаручылар алдан ук хәстәрен күреп бәке янына агачтан ныгыту чаралары эшләгән булып чыкты.

Быелгы хач ману йоласына тәртип саклаучылар да ныклап әзерләнде. Мәгълүмат чаралары алдан ук йөзләрчә тәртип сакчысының шушы чарада эшләячәген әйтеп торды. Чыннан да Кабан күле янындагы бәкегә тәртип сакчылары һәм махсус өйрәтелгән хезмәткәрләр сәгать көндезге 12 тулганчы беркемне дә якын җибәрмәде. Православ христианнарның кайберләре борылып кайтып китсә, күпләр 12 тулганны һәм атакайның гыйбадәт кылып тәрене бәкегә тыгып алуын һәм дини йоланы башкарып бетерүен сабыр гына көтеп торды. Атакайның инҗилдән кайбер өзекләр укып изгеләштергән суын үзен тыңлаучыларга сипкәләвеннән соң чират изгеләштерелгән бәке суында коенуга җитте.

Коену дигәннән, атакайның суны изгеләштергән вакытта бер православ христиан апасының борчылып сөйләп торуын күпләр ишетеп торды. Аның сүзләренчә, узган төндә су коенучылар өчен кереп юынып чыгу өчен махсус ягылган яр буендагы мунча янып беткән булып чыкты. Ханым ут чыгуның сәбәбен кирәгеннән артык мичкә ягуга бәйләп аңлатты.

Хач ману көне башка көннәргә караганда хәйран салкын булды. Кешеләр 23 дәрәҗә салкында көтеп торып та туңа башладылар. Бәкегә чумучылар исә киресенчә туңмауларын әйттеләр.

Шуны да әйтергә кирәк, быелгы хач ману йоласында бәкегә чуму урынына берьюлы 4-5 кешедән артыкны кертмәделәр. Моны кемдер бозның юка булуына бәйләп аңлатса, кемдер иминлек ягыннан шулай эшләнә диде.

Коткаручылар самавыр ягып чәй кайнатты. Кайберәүләр бәкедә коенучыларга чыгарга ярдәм итте. Табиблар исә кырыйдан гына коенучыларның хәлен күзәтте. Әмма коенучылар арасында әлләни хәлсезләнүчеләр күренмәде.

Коенучылар дигәннән, алар арасында татарлар да очрады. Ижаудан эш белән Казанга килгән Айгөл Чернышева хач ману көнендә өченче ел рәттән катнашуын белдерде.

"Өч ел рәттән хач ману көнендә су коенам. Беркайчан да салкын тидергәнем булмады. Коена башлагач чыныктым, авырмыйм. Сәламәтлек өчен бар кешегә дә бу көнне бәке суында коенырга киңәш итәр идем", дип әйтеп үтте ул.

Бәкедә коену көн буе дәвам итте. Тик кайбер христианнар бу бәкенең ни өчен нәкъ менә мәчет кырында ук диярлек оештырылуына гаҗәпләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG