Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:24

Янукович оппозиция белән сөйләшүләр башламакчы


Украинада якшәмбе булган чуалышлардан соң ил президенты Виктор Янукович оппозиция белән сөйләшүләр башлауга әзер булуын әйтте.

Якшәмбе Киевта халык җыенында катнашучы бер төркем активистлар чарадан аерылып хөкүмәт биналары урнашкан Грушевский урамына таба юл алды. Анда алар милиция ныгытмаларын узып ике милиция автобусын яндырды.

Демонстрантлар шулай ук "Беркут" гаскәрләренә һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә 70ләп хокук саклаучы зыян күрде. Шулай ук протест чарасында катнашучы 40лап кеше аларга каршы җибәрелгән газ белән агуланып хастаханәгә озатылды.

XS
SM
MD
LG