Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәчетләр төзелешенә каршы чаралар арта


Магнитогорски шәһәрендә җирле халык мәчет төзелешенә каршы имза җыю башланган. Әлеге хатның авторлары белдерүенчә, төзелеш турында алар башта белмәгән. Шәһәр халкы әйтүенчә, алар исламга каршы түгел, әмма мәчетнең торак йортлар янында булуын теләми.

Магнитогорски мэриясендә әйтүләренчә, төзелеп килүче мәчетнең архитектура проекты җирле халык белән килештерелгән булган һәм бу хакта җәмәгать тыңлаулары да узган.

Шулай ук бу көннәрдә Новосибирски хакимияте дә шәһәрде төзелергә тиеш булган бишенче мәчет өчен җир бирүдән баш тартты. Шәһәр халкы мәчет төзелешенә каршы дүрт мең имза җыеп мэриягә тапшырган булган.
XS
SM
MD
LG